Мөслим-информ

Кызыклы фактлар

Казлар караҗиләк ярата.

Сатып алучы кибеттә китап тышының алгы ягына – сигез, ә арткы ягына унбиш секунд ка­рап тора.

Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүчән шагыйрь булып исәпләнгән.

Китап уку киеренке халәттән һәм стрес­стан арынуның яхшы ысулы булып тора. Иң тиз нәтиҗәне нәкъ менә уку бирә. Ул хәтта чәй эчү, музыка тыңлаудан да үтемлерәк.

Психологиядә шундый принцип бар: берәр вакыйгадан никадәр күбрәк көтсәң, аның синең өметеңне акламау ихтималы шулкадәр зуррак була. Күпне көтсәң, азга ия булырсың, азны көтсәң, күпкә.

Күп кеше таныш түгел урында уң якта булу­ны кулай күрә. Шуңа күрә кибеттә яки башка җирдә чиратка сулдагысына басыгыз. Тизрәк булыр.

Кибетләрдә бөтен төр психологик алымнар­ны да кулланырга мөмкин. Һәм шулай эшлиләр дә: бер үк товар берничә җирдә урнаштырыла, бәяләр төрле төсле кәгазләргә языла. Әгәр бер оекбаш 2 доллар торып, аның урынына “Акция! 5 пар оекбаш – 10 доллар” дип язып куйсалар, сату артачак.

Аккошта 25000нән артык каурый бар.

Казлар караҗиләк ярата.

Дельфиннарның ярты баш мие генә йо­клый. Икенче яртысы бу вакытта әйләнә-тирәне күзәтә.

Диңгез мәчеләре 2 сәгать суламыйча тора ала.

Крокодиллар телен чыгара алмый.

Алтын балыкның хәтере 3 секундлык кына.

Җилкәнле балык иң җитезе дип санала. Аның тизлеге 115 км/сәг-кә җитә ала.

Диңгез кысласының йөрәге башында ур­нашкан.

Гигант кальмарның күзе баскетбол тубы кадәр бар. Кешеләр аны фотога төшерүгә 2006 елда гына ирешә. 500 килограммлы кальмар­лар су төбендә 200 метрдан 1 километрга кадәр тирәнлектә яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: