Мөслим-информ

Кызыклы фактлар. Чәй турында

Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калды­рырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә. 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычлын­дыра. 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.

 

Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү бу­енча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.

Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерәләр.

Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу – кагыйдә.

Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.

Көнчыгышның кайбер илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.

Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы мах­сус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.

Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

Яңа җыелган чәй яфрагында С витами­ны лимонга караганда дүрт мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу вита­мин 10 тапкыр күбрәк. Менә шушы витамин­нарга бай булганга күрә дә инде чәй кеше ор­ганизмына уңай тәэсир ясый, акыл активлы­гын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнату­ны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң макта­улы урыннарның берсен алып тора.

Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотар­га ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз.

Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, за­рарлы микроблардан да саклар.

Хәтта күз авыртканда аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия.

Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә.

Салкын тигәндә, төрле үләннәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: