Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыюлык уңыш китерә

Районның җәмәгать тормышында актив катнашучы, фән олимпиадаларында җиңүләр яулаучы уку алдынгылары күп безнең. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең ХI а классы укучысы Зилә Биккинина – шундыйлардан. Аның рәсеме районның “Хезмәткә дан” мактау тактасын бизи.

– Зилә, без сине кечкенәдән сәхнәдән төшмәгән, җәмәгать эшләрендә актив кыз буларак беләбез. Сәхнә, сәнгатьле сөйләм түгәрәгенә йөрү нәрсә бирде? 
– Әйе, 1 класста ук бик яратып балалар сәнгать мәктәбенә йөри башладым. Үз эшләренең остазлары булган укытучылардан белем алдым, сәхнә серләренә төшендем, бик күп конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Халык тулы зал каршында чыгыш ясау, җәмәгать эшләре мине кыюлыкка, авырлыклар алдында туктап калмаска, кеше алдында үз-үземне тотарга, югалып калмаска өйрәтте. Шулай ук төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, очрашуларда үз фикеремне җиткерергә булышты. Сәнгать түгәрәгендә мин яңа дуслар да таптым. 
– Республика балалары һәм яшьләренең “Сәләт” берләшмәсендә дә берничә тапкыр булдың бит әле. 
– Берничә ел инде “Сәләт” берләшмәсе оештырган төрле форумнарда, чараларда бик теләп катнашам. “Сәләт” ул – мөмкинлекләр мохите. Монда килеп эләккән һәр бала, төрле спорт бәйгеләрендә, мәдәни һәм интеллектуаль чараларда катнашып, үзен яңа яктан ача. Форум кысаларында көн саен күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Аларның һөнәрләре белән якыннан танышу, кызыксындырган сорауларга остазлардан җавап ишетү мөмкинлеге тудыра. Биредә Татарстан районнарыннан гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр белән танышырга, аралашырга, дуслашырга була. “Сәләт”тән яңа хисләр, онытылмаслык истәлекләр белән кайтам. 
– Зилә, узган уку елы синең өчен нәрсәсе белән истәлекле булды? 
– Узган уку елында мин күп фән олимпиадаларында, фәнни-эзләнү конференцияләрендә, мәктәп һәм районкүләм чараларда катнаштым. Факил Сафин исемендәге “Серле каләм” конкурсында өченче урынны алдым, республиканың Балалар оешмалары советы сменаларында актив катнаштым, берничә ел дәвамында советта районның вәкиле дә булдым. Татар теленнән республика олимпиадасы призеры булып, халыкара олимпиадага уздым. Халыкара олимпиадада да призер булдым. Болар барысы да миңа бик күп позитив эмоцияләр, яңа белемнәр бирде. Яңа дуслар таптым. 
– “Ел укучысы-2019” титулына ия булуыңны әйтмәдең бит әле. 
– Соңгы елларда районыбызда укучыларның белемен күтәрү, сәләтен үстерү, аларны активлаштыру юнәлешендә күп төрле программалар булдырылды. Алар даими яңартылып тора, яңа юнәлешләр ачыла. Әлеге мөмкинлекләрдән киң файдаланырга тырышам. 1 класстан ук төрле конкурсларда катнашам. “Йөргән таш шомара” дигән кебек, аларның һәркайсында тәҗрибә туплап, тагын да катлаулырак бәйгеләрдә катнаша башладым, призлы урыннар алдым. Шушы күпьеллык тырышлык “Ел укучысы-2019” район бәйгесендә җиңү китерде. 
– Рәсемең районның хезмәт алдынгылары белән бергә “Хезмәткә дан” Мактау тактасына куелганнан соң нинди хисләр кичердең? Шул кадәр уңышларга ирешүдә кемнәрнең өлеше бар дип саныйсың? 
– Исемемнең Мактау тактасына куелуы минем өчен чиксез горурлык булды. Ирешкән уңышларымда беренче чиратта гаиләмнең өлеше зур. Белем биргән, олы бәйгеләргә әзерләгән, һәр иҗади эшемне күреп, күтәреп алган, вакытларын кызганмыйча ярдәм иткән укытучыларыма, мөмкинлекләр тудырган мәктәп дирекциясенә, минем кечкенә хезмәтләремне бәяләгән район хакимияте һәм мәгариф идарәсе җитәкчелегенә рәхмәтем зур. 
– Бүген ниләр белән янып яшисең? 
– Агымдагы ел – минем өчен бик җаваплы, чөнки алда – бердәм дәүләт имтиханнары. Киләчәккә булган планнарымның тормышка ашуы имтиханнарны ни дәрәҗәдә яхшы бирүемә бәйле. Шул сәбәпле җәмәгать эшләрен читкә куеп, бөтен көчемне укуга юнәлттем. Максатым – имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән уку йортына керү, тормышта дөрес юл табып, җәмгыятькә файдалы кеше булу. 

Әңгәмәдәш – 
Әлфинур Ногманова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев