Мөслим-информ

Кыю командир

Әтием Сәхби Садриев та, чордашлары кебек үк, сугышның беренче көннәреннән үк Ватан азатлыгы өчен көрәшкә керә.

Әтиебез 1919 елда Вәрәшбаш авылында туа. 1940 елда Чистай хәрби комиссариаты тарафыннан армия сафларына алына. Яшь егетне Чита өлкәсенә хәрби училищега җибәрәләр. Сугыш башланганда ул кече лейтенант дәрәҗәсендә була. Аны Көнчыгыш фронтның миномет взводы командиры ярдәмчесе итеп билгелиләр. Аннан соң, өлкән лейтенант буларак, взвод белән җитәкчелек итә.
1944 елның апрелендә каты сугышларның берсендә, рота командирсыз калгач, Сәхби Садриев командалык итүне үз өстенә ала һәм куелган хәрби бурычны үтәүгә ирешә. Ротада югалтулар да булмый. Бу батырлыгы, осталыгы өчен ул беренче зур бүләгенә – Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Безгә килеп ирешкән документлардан күренгәнчә, әлеге батырлыгы өчен командиры аны Александр Невский ордены белән бүләкләнүгә лаек дип тәкъдим иткән булган.
Подречье-Столбище тирәсендә барган сугышларда әтием Сәхби Садриев взводы, кызу хәрәкәт итеп, дошманнарны сазлыкка чигенергә мәҗбүр итә. Могилев ягына юл ябылгач, фашистлар төркеме бирелергә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә 55 фашист кулга алына. Батырлыгы, сугышта подразделение белән командалык итүдәге осталыгы өчен 1944нче елның 7 июлендә әтиебез I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыш ахырында Сәхби Садриевка капитан дәрәҗәсе бирелә. Ул “За боевые заслуги” медаленә лаек була.
Сугыштан соң, 1953 елга кадәр әтиебез эчке эшләр органнарында хезмәт итә. Мөслимгә кайткач, ДОСААФта эшли, райсобеста – инспектор, үзәк саклык кассасы мөдире була. Әтиебез 1978 елда вафат булды.
Людмила Гыйльфанова.
Мөслим.

Фото авторның гаилә архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: