Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кыйбла" мәчете ачылды

Тантана Коръән уку белән башланып китте, алып баручысы Солтанов Рушат Җәүдәт улы - Мөслим муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе булды. Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин мәчет төзүгә зур көч керткән иганәчеларгә мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

31 июль көнне Мөслим районы Тойгелде авылында күптән көтелгән чара узды. "Кыйбла" мәчете ачылды.
Сөенечле вакыйганы уртаклашырга кадерле кунаклар да килгән иде. Равил хәзрәт Зөфәров - Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Гайфуллин Әлфәс Нәбиулла улы - Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибе, Хаков Сәгыйть Габделхәй улы - Сарман районы мөхтәсибе, Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәхит улы.
Тантана Коръән уку белән башланып китте, алып баручысы Солтанов Рушат Җәүдәт улы - Мөслим муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе булды. Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин мәчет төзүгә зур көч керткән иганәчеларгә мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Күп еллар Тойгелде авылы имамы вазыйфасын үтәгән, ислам динен таратуда күрсәткән тырышлыгы өчен Фоат хәзрәткә "Бердәмлек" медале тапшырылды. Матур мәҗлесне тәмамлап өйлә намазы укылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев