Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы табынга

Бөтнекне ваклап турарга, лимонны кабыгы белән кискәләргә.

Бөтнек һәм лимон кайнатмасы 
Кирәкле кушылмалар: 
- сабагыннан чистартылган 500 г бөтнек; 
- 1 кг шикәр комы; 
- 1,5 лимон; 
- 1 литр су. 
Эшләү тәртибе: бөтнекне ваклап турарга, лимонны кабыгы белән кискәләргә. Су өстәп, көчле булмаган утта 10-15 минут кайнатырга. Кайнатманы суытырга, сөзәргә һәм өстенә шикәр комы салырга. Барлыкка килгән сиропны акрын утта 2 сәгать тирәсе кайнатырга. Бөтнек-лимон тәме килеп торучы бу кайнатманың төсе аксылрак була. Шуңа күрә берничә тамчы яшел яки сары ризык буягычы тамызырга мөмкин. 
Карлыган, миндаль һәм ачы борычтан ассорти 
Кирәкле кушылмалар: 
- 3 кг кызыл карлыган; 
- 400 г миндаль; 
- 1 кг шикәр комы; 
- 3-4 уртача ачы борыч. 
Эш тәртибе: кызыл карлыганны чистартып юарга, блендер яки иләк ярдәмендә издереп, бертөрле массага китерергә. Аны шикәр комы белән бутап, көчле булмаган утка кайнарга куярга. Шуңа чистартылган, кыздырылмаган миндаль һәм вакланган коры яки яңа өлгергән ачы борыч өстәргә. 1,5 сәгать кайнатырга. Шикәр комы – минималь күләмдә. Баллы яратучыларга аны 2-2,5 тапкырга күбрәк салырга кирәк.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X