Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы салкыннарны җылытырлык бәйге

8 февраль көнне “Кояшлы Ык” ял зонасында бәйрәм гөрләде. Борыннарны кытыклаган коймак исен сизепме, күмер самавырларының матур көй чыгарып кайнаганын күрепме – спорт белән бик үк дус булмаганнар да шактый җыелды анда. Мөслимдәге “Татарстан чаңгы юлы – 2020” бәйгесе “Коймак фестивале” белән башланып китте.

– Мөслимебездә күңелле чаралар еш үткәрелә, без моңа бик сөенәбез. Бүген Ык буенда сабантуй диярсең: барысы күңел ача, музыка яңгырый. Коймак фестивале дә була дигәч, Әлмәттән кайттык менә. Кышкы салкыннарны җылытырлык итеп пешерелгән тәмле коймак, кайнар чәй, җылы сүз – безнең өчен иң зур хөрмәт! Мондый бәйге-ярышлар, фестивальләр райондашлар белән аралашу чарасы да. Оештыручыларга зур рәхмәт! – ди Әлмәттән кайткан якташыбыз Гөлфия Сәлимова. 
Оешма-предприятиеләр мул табын әзерләгән. Гимназия коллективы табынына жюри югары бәя бирде. Кыздырылган гөмбә, төрелгән тәбикмәкләр, башка камыр ризыклары да мулдан иде. Сыйлы өстәл өчен гимназиялеләргә һәм спорт мәктәбе коллективына ике тапкыр кинотеатрга бару өчен сертификатлар бирелде. Мөслим политехника техникумы уңганнарының коймаклары төрле төстә һәм нәкыш-бизәкле булуы белән аерылып торды. Техникум һәм “Мизгел” яшьләр үзәге коллективлары – бассейнга, үзәк китапханә һәм Мөслим урта мәктәбе коллективлары универсаль спорт залының тренажер залына сертификатлар белән бүләкләнде. Коймак фестивале белән параллель рәвештә чаңгы ярышлары барды. Район башлыгы Рамил Муллин, бәйгене ачып, чаңгычыларны сәламләде. 
– Чаңгы ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм көчле спортчыларны ачыклау максатында үткәрелә. Дистә еллар дәвамында үткәрелүче “Чаңгы юлы” бәйгесендә катнашучылар елдан-ел арта. Бүген районда чаңгы спорты белән генә түгел, ә башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Бу көнне яше-карты чаңгыга баса, – диде ул. 
Укучылар – бер, ир-атлар һәм хатын-кызлар – дүрт, вип-төркем сигез километрлы дистанциядә ярышты. Җиңүчеләр сигез номинациядә билгеләнде. “Мистер чаңгы юлы” титулы Илназ Кашаповка бирелде. “Мисс чаңгы юлы” исеменә Мәсүфә Шәрипова лаек булды. “Җиңүгә омтылыш” номинациясе җиңүчесе дип Илмир Вафин билгеләнде. Район мәдәният йортына “Иң актив оешма” исеме бирелде. “Иң актив җитәкче” титулын – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, “Иң яшь катнашучы” исемен 5 яшьлек Раяз Нигъмәтуллин алды. 75 яшьлек Рафис Хәбибуллин “Иң өлкән катнашучы” исеменә лаек булды. “Иң актив гаилә” титулы Йосыповлар гаиләсенә бирелде. Җиңүчеләргә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. 
– Быелгы чаңгы юлында 80нән артык оешма-предприятие, 1885 кеше катнашты. Авыл җирлекләрендә дә күпләр чаңгы юлларына чыкты, – диде массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе методисты Алинә Шәвәлиева. 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X