Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы бакчада

Кыш тулысынча үз хокукларын алуга бакчадагы карны тигез итеп тарату эшенә керешегез.

Карны түтәлләр, җимеш куаклары һәм агачлар төбе буйлап таратыгыз. Карны җиңелчә таптау киңәш ителә. Агач һәм куак төпләрендә тапталган кар җир астындагы дымны озак саклау, шулай ук үсемлекләрнең тамыр системасын туңудан саклау мөмкинлеген бирә. 
Бөтен бакча мәйданы тирәли койма буендагы карны таптап чыгу да артык булмас. Әлеге ысул бакчаны куяннар һәм кыр тычканнарыннан сакларга ярдәм итәр. 
Кар катламы авырлыгыннан агач сынган икән, сыну мәйданын ачыклагыз, агачны дәвалау сынуның күпме күләмдә булуыннан тора. Кечкенә сыныкны бакча балавызы дәвалый, тирәнрәк яраларны инде бакыр купоросы белән эшкәртергә, аннан соң цемент сылап куярга кирәк. Зур скелет ябалдашлары ярылган икән, аларны бер-берсенә тарттырып бау белән бәйләп куярга кирәк. 
Җимеш агачларын кар пешүеннән, суыктан һәм кышкы фаза корткычларыннан саклау чарасы булып акшарлау тора. Акшар эремтәсен ясау өчен су, акшар (сүндерелгән известь), ПВА җилеме һәм бакыр купоросы кирәк булачак. 10 литр суда 3 кг акшарны яки известьне эретегез, аерым савытта җылы су белән бакыр купоросы (0,5 кг) эретмәсен ясагыз. Әлеге катнашмага 100 грамм җилем өстәгез һәм ике сыеклыкны бергә кушыгыз. Дөрес ясалган акшар эретмәсе каймак сыеклыгында булырга тиеш. Җимеш агачларын агарту ике этапта үткәрелә, икенчесе беренчесе кибеп беткәннән соң башкарыла. Әзер акшарны махсус кибетләрдән сатып алырга мөмкин.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X