Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы аяк киеме сайлыйбыз

Беренче чиратта, аяк киеменең материалына игъ­тибар итегез. Табигый күннән эшләнгәнен алу хәерлерәк. Аяк киемен махсус кибеттән алы­гыз, базардан алмаска тыры­шыгыз.

 

Кышкы аяк киеменең йо­нына да карагыз. Ул да табигый булсын. Әгәр йон төкле нигездә булса, ул табигый була, әгәр ни­гезе тукыма булса, йон ясалма дигән сүз. Ясалма йон ялтырап тора, табигый йон исә тоныграк төстә була.

Шулай ук аяк киеме таба­ны, үкчәсе һәм замогы да игъ­тибарга лаек. Стандарт буенча, кышкы аяк киеменең табаны калынлыгы бер сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Табан өчен иң кулай материал – по­лиуретан, резина, поливинилх­лорид, алар су үткәрми.

Кышкы аяк киеме үкчәсе киң булса, яхшы. Ул нык һәм ышанычлы булсын, пластмас­садан эшләнгән үкчәлене ал­мау хәерле.

Аяк кименең замогы аска кадәр төшеп җитми торган бул­са, яхшы. Аның эчке ягында клапаны да булу хәерле.

Кышкы аяк киемен бер-ике үлчәмгә зурракны алыгыз, кы­сан аяк киемендә аяклар бик тиз туңа.

Яхшы аяк киеме арзанлы булмый. Әгәр җитештерүче га­рантия дә бирсә, бу яхшы әйбер дигән сүз.

Кыш көненә кимендә ике аяк киеме алырга киңәш ителә. Аяк киемнәрен чиратлап кияргә кирәк. Чөнки йөргәндә күн бөгелә һәм тартыла. Аяк ки­емен киюнең оптималь графи­гы – ботинка яки сапогины өч көнгә бер мәртәбә кию.

Кышкы аяк киемен фен, эченә тыгып куя торган кип­тергеч, җылыту батареясы­на куеп киптерү боза. Артык кипсә, табигый күн катыла­на, кысыла. Болай булмасын өчен аяк киеменең эченә фор­ма саклый торган предмет ку­ярга кирәк. Ул күнне сынудан саклый, артык дымны үзенә сеңдерә.

Иң яхшы форма саклагыч агачтан, идеаль очракта кед­рдан ясала. Кедрның антибак­териаль үзлеге дә бар.

Күн аяк киемен киптерү өчен эченә кәгазь тутырып ку­ярга була. Бу очракта аяк кие­ме эчендәге аслыкны алып то­рырга кирәк.

Кышкы аяк киемен су белән юмау хәерле. Киемгә тоз утыр­са, аны дымлы салфетка белән сөртеп алырга кирәк. Анна­ры аяк киеменә махсус спрей сиптерү хәерле. Ул аш серкәсе нигезендә ясалган булса, ях­шырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев