Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш кышлыгын итте

Быелгы кыш үзенчәлекле булды. Язның беренче аена аяк баскач, ниһаять, җиңел сулап куярга да буладыр.

Быелгыдай кышны өлкән буын да хәтерләми. Февраль башындагы яңгырлардан соң көннәр кинәт кенә салкынайтып җибәрде. Тарихка күз салсак, мондый салкын кыш 1941 елда күзәтелгән. Ул вакытта салкыннар хәтта 40-43 градуска кадәр җиткән. 
– Без яшь чакта әллә нинди “хут” суыклары була иде. 1979 елның кышында салкынлык 50 градуска җиткән иде. Ул елны сеңелкәш кияүгә чыкты. Кыз озатырга УАЗ арбасында барырга туры килде. Миңа җылы толып биргәннәр иде. Аны кунак егете эләктереп чыккан булган. Ярты юлда табып, бергә ябындык. Быелгы кыш та кимен куймады, – дип искә ала Каниф абый Фатыйхов.
Район метеостанциясеннән хәбәр итүләренчә, салкыннар уҗымнарга зыян салмаган. Агротехниклар белән үткәрелгән тикшерүләр дә шуны раслый. Кар катламы калын булу сәбәпле борчылырлык урын юк, ди белгечләр.

Ә менә “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, һава температурасы нык түбән төшкән көннәрдә күпфатирлы йортларда су линияләре каткан. Мөслимнең Вахитов урамындагы 13нче, 27нче, Пушкин урамындагы 90нчы, Кооператив урамындагы 164, 170, 235нче йортларның кайбер фатирлары сусыз калган. Фатирларда индивидуаль котеллар эшләү сәбәпле, йорт подъездлары, подваллар җылытылмый. Кайбер фатирларда су катуга өлешчә шул да сәбәп булган. Оешма эшчеләре булган проблемаларны озакка сузмыйча, тиз арада хәл иткән.
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре салкыннарның кеше гомере өзелүгә дә сәбәп булуын әйтә. 24 февраль көнне ике райондашыбыз өшү аркасында бакыйлыкка күчте.
Көчле салкыннарда күпләр “тимер атларын” кабыза алмый интеккән. Машиналары сүнеп, юлда калучы шоферлар да булган. Аларга районның ДАИ хезмәткәрләре ярдәм күрсәткән. Газ хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, салкыннарда аларның хезмәтендә тоткарлыклар күзәтелмәгән.

– Көчле салкыннар вакытында дөрес киенү һәм туклану кирәк. Урамга чыкканда синтетик киемнәр кимәскә тырышыгыз. Чөнки андый кием тирне сеңдерми, нәтиҗәдә тән тиресе дымлана һәм бу өшүгә китерә. Салкын көннәрдә диета тотудан, аз калорияле ризыклар белән тукланудан тыелып торыгыз. Өшегән урыннарны кар белән ышкырга, кул һәм кием белән тияргә дә, кайнар әйбер белән кинәт җылытырга да ярамый, – ди ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Кыскасы, кыш, кышлыгын итеп, һәр нәрсәгә әзер булырга кирәклеген күрсәтте. Хак булса, яз иртә һәм җылы киләчәк. Халык синоптиклары күпьеллык күзәтүләрдән чыгып шулай дисә дә, табигать, гадәттә, көтелмәгән сюрпризлар бүләк итә. Алдагысы хәерле булсын!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X