Мөслим-информ

Кыш кышлыгын итә

Быел кыш чамадан тыш салкын булды. Җилле һәм салкын февраль булган елларны күпләр хәтерләми дә. 

Район метеостанциясеннән хәбәр итүләренчә, узган елның шушы вакытында +1 – -3 градус суыклар күзәтелсә, быел февраль ае тоташ салкыннардан торды. Кышның соңгы аенда минималь температура (-36,2 градус) 18 февраль көнне теркәлде. Гомумән, кышның иң салкын көне 13 гыйнварга туры килә. Бу көнне термометр баганасы 38,7 градуска кадәр төште. Агротехниклар кыш салкын булса да, кар катламы калын булу сәбәпле, уҗымнар яхшы хәлдә саклана дип хәбәр итә. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: