Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш көне фатирыңда суык булса

Торак бинадагы җылыту системасы бөтен җылыту чоры дәвамында бинада һаваның тигез җылынуын тәэмин итәргә тиеш. 

Санитария кагыйдәләре нигезендә торак бинада оптималь һава температурасы +20, +22 градус (+18 градустан түбән булмаска һәм +24 градустан артмаска) булырга тиеш. Бу таләпләр бозылган очракта, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелү сәбәпле, җылыту өчен түләү күләменә яңадан исәп-хисап ясарга кирәк. 
“Күпфатирлы йортларда биналардан файдаланучылар һәм торак йортлар милекчеләренә коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы 354 санлы кагыйдәләрдә (06.05.11) җылыту буенча хезмәтнең сыйфатына карата конкрет таләпләр һәм әлеге таләпләрдән мөмкин булган тайпылышлар күрсәтелгән. Иң мөһиме сыйфатсыз хезмәт күрсәтү очрагын теркәү тәртибен саклау. Бу очракта кулланучы башкаручының авария-диспетчерлык яисә башка хезмәтенә язмача яисә телдән (шул исәптән телефон аша) хәбәр итәргә тиеш. Авария-диспетчерлык хезмәте бу хәбәрне теркәргә бурычлы. Авария-диспетчерлык хезмәте хезмәткәренә коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфаты бозылу сәбәпләре билгеле булса, ул мөрәҗәгать итүчегә бу хакта хәбәр итәргә һәм хәбәрләрне теркәү журналында тиешле тамга куярга бурычлы. Сәбәпләр билгеле булмаган очракта кулланучы белән сыйфат бозылу фактын тикшерү датасын һәм вакытын килештерергә тиеш. Тикшерү вакыты хәбәр алынганнан соң 2 сәгатьтән дә соң булмаска тиеш (кулланучы белән башка вакыт килешенмәгән булган очракта). 
Тикшерү тәмамлангач, акт төзелә. Анда тикшерү үткәрелгән дата һәм вакыт, ачыкланган җитешсезлекләр, тикшерү барышында кулланылган ысуллар (инструментлар), җитешсезлекләр башланган дата һәм вакыт күрсәтелә. Микроклимат параметрларын үлчәү дәүләт аттестациясе үткән һәм тикшерү хакында таныклыгы булган җиһазлар ярдәмендә үткәрелә. Тикшерү акты тикшерүдә катнашкан кызыксынган затлар санынча төзелә. Актның бер данәсе кулланучыга яисә аның вәкиленә тапшырыла, берсе башкаручыда кала, башкалары тикшерүдә катнашкан кызыксынган затларга бирелә. Актка бер як кына кул куйган очракта икенче якның тикшерүгә килмәве яисә актка кул куюдан баш тарту фактын исбатлау кирәк. 
Фикер каршылыклары булган очракта тикшерүдә катнашкан һәркем коммуналь хезмәтнең сыйфатына экспертиза үткәрүне башларга хокуклы. Моны берсе дә эшләмәсә, әмма кулланучы һәм башкаручы арасында сыйфат бозылу буенча бәхәс булса, кабат тикшерү датасы һәм вакыты билгеләнә. Бу очракта башкаручы дәүләт торак комиссиясе һәм кулланучыларның иҗтимагый берләшмәсе вәкилләрен чакырырга тиеш. Кабат тикшерү актына алар да кул куя. 
Коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты бозылу сәбәпләрен ачыклаганнан соң һәм бетергәннән соң, башкаручы кулланучыга тиешле күләмдә сыйфатлы коммуналь хезмәт күрсәтелүен тикшереп белергә бурычлы. Җитешсезлек бетерелмәгән очракта башкаручы адресына ике данәдә дәгъва җибәрелә, аңа барлык актлар һәм экспертизалар теркәлә. Аларда җитешсезлекләрне бетерү вакыты билгеләнә һәм сыйфатсыз коммуналь хезмәт күрсәтелгән чор өчен түләүне киметү таләбе куела. 
Алена Виноградова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев