Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КЫР ЭШЛӘРЕ КӨНДӘЛЕГЕ: Бүген чәчүлекләрне тукландыру бара

Районыбызда язгы-кыр эшләре тулысынча төгәлләнде. “Август-Мөслим” агрофирмасы беренче чәчү сезонын тәмамлады. Бүген агрофирма басуларында чәчүлекләрне тәрбияләү, тукландыру эшләре бара.

       “Август-Мөслим” компаниясе язгы кыр эшләренә зур әзерлек белән керде. Агрофирма 700 млн. сумлык яңа техника гына алды! Безнең җирлектә беренчеләрдән булып “Август-Мөслим” агрофирмасында “Борго” чәчү комплексы кулланылды. Көнбагыш һәм кукуруз кебек культураларны чәчү өчен “KINZE” чәчкечләре файдаланылды. Гомумән, “Август-Мөслим” компаниясенең техника паркы бары тик заманча, иң яңа техника һәм агрегатлар белән тәэмин ителде.
        “Август-Мөслим” агрофирмасы 28396 гектар җирне – элеккеге “Урожай” һәм “Ык” агрофирмалары җирләрен үз эченә ала. Язгы культуралар чәчелгән мәйдан 27691 гектар тәшкил итә. Агрофирмада пар җирләренә дә аерым игътибар бирелә, алар 769 гектар мәйданны били. Быелгы язгы чәчү кампаниясендә 19394 гектар мәйданда чәчү эшләре үткәрелде. Чәчү өчен югары уңдырышлы, яхшы сыйфатлы, элиталы сортларга өстенлек биргәннәр. 
       – Агрофирма буенча 4129 гектарда язгы бодай, 3472 гектарда арпа, 98 гектарда солы, 1112 гектарда борчак, 1003 гектарда кукуруз чәчелде. Шулай ук рапс, көнбагыш, җитен кебек техник культураларга да зур урын бирелде. Уҗым культуралары 3186 гектар тәшкил итә. Агрофирма кырларына ашлама да мул кертелде. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, 1 гектарга – 85 килограмм, – ди агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәмәтдинов.
       Агрофирмада югары җитештерүчәнлеккә ия булган “Клаас”, “Ксерион”, “Акцион” тракторларыннан төзелгән сигез чәчү комплексы эшләде, эш ике сменада оештырылды. Җир җитешеп бетмәү сәбәпле чәчү эшләрен бераз соңрак башласалар да, августлылар әлеге мөһим чараны үз вакытында төгәлли алдылар. 
      – Үсентеләр матур гына тишелеп килә. Бүгенге көндә барлык басуларда бер кат химик эшкәртү үткәрелде, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы директоры Наил Муллин. – Чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш дәвам итә. Агу-химикатларның да иң яңаларын кулланабыз: сусыз аммиак, сыек ашламалар һәм тукландыручы матдәләр кулланылды. Чәчүлекләрне тукландыруны да уңышлы алып барабыз. Шөкер, механизаторлар, шоферлар, барлык белгечләр дә – хезмәт сөючән, тәҗрибәле кешеләр. “Чебиләрне көзен саныйлар” дисәләр дә, быел без бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35 центнердан да ким булмаган уңыш алырга планлаштырабыз. Һава торышы да уңай килеп, бөртеклеләр мул уңыш белән куандырыр, дип өметләнәбез.
“Август-Мөслим” агрофирмасында яхшы нәтиҗәләргә ирешергә дигән максат белән эшлиләр. Бирсен Ходай, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!

       Фәридә Гайнетдинова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев