Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыр бәйрәме

Бүген “Август-Мөслим” агрофирмасының Октябрь авылы янәшәсендә урнашкан эксперименталь мәйданчыгында Кыр бәйрәме үтте.

Татарстан, Удмуртия, Башкортостаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар агрофирма басуларында үстерүгә куелган бөртекле-кузаклы культураларның сортлары белән танышты, агротехнология нечкәлекләре буенча фикер алышты. Августлылар “Ноу-тилл” технологиясе белән авыл хуҗалыгы культураларын чәчү һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дилер компанияләре белән берлектә агрофирма басуларында кулланылучы күптөрле техника чараларыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Сыек ашлама кертү җайланмасы кунакларның игътибарын җәлеп итте. Күп егәрле “Кировец” тракторлары, комбайн, ашлык киптергечләр да зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев