Мөслим-информ

Кызыл Утлы Әтәч елы ниләр вәгъдә итә?

Белгеч астрологлар фикеренчә, Әтәч көнчыгыш календаренда яңарыш символы, яңа һәм билгесез нәрсәдер башлану билгесе. Шуңа да якынлашып килүче ел һәр кешенең тормышында үзгәрешләр вәгъдә итә.

Илдә, шулай ук дөнья аренасында да хәлләр үзгәрәчәк. Ә инде үзгәрешләрнең нинди - яхшымы, начармы булуы сезнең кулда. Кызыл Әтәч елы кытайча 28 гыйнварда үз көченә керәчәк. 2017 елда үҗәт, максатка омтылучан кешеләр уңышка ирешер. Бу каяндыр кулыгызга зур калҗа килеп керер дигән сүз түгел. Әтәч үз теләгенә ирешергә теләгән һәм ихтыяр көче нык булган кешеләргә генә ярдәм итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: