Мөслим-информ

Кызуга бәйле Мөслимдә ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр арткан

"Йөрәк-кан басымы, баш мие кан тамырлары авырулары булган кешеләргә кызу көннәрдә бигрәк тә авырга туры килде. Йөрәкләре кагып, тыннары кысылып, авырулары кискенләшеп килүчеләр саны артты. Соңгы өч көндә генә дә 24 райондашыбыз алда санап үтелгән авыру билгеләре белән район үзәк хастахәнәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Кызу сугып килгән өч балага ярдәм күрсәтелгән. Балаларны күләгәдәрәк йөртү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, күбрәк сыекча эчү, кызу кояш астында бакчадагы эшләрне башкармау - челләнең төп законы. Күрше районнарда фаҗигаләр булды, балаларны сулыкларга үзләрен генә җибәрә күрмәгез!" - дип кисәтә районның баш табибы Рамил Морзаханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: