Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер

Рөстәм Миңнеханов САМСЕ белән CNEPG компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.


(«Татар-информ»). Кытай инжиниринг корпорациясе (САМСЕ) һәм Кытайның әйләнә-тирә мохитне саклау буенча корпорациясе (CNEPG) каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм юкка чыгару мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.

Бу хакта, шулай ук каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу турында Кытай халык Республикасы кунаклары Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерделәр. Ул бүген ТР Хөкүмәте йортында узды, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководством компаний CAMCE и CNEPG (Китайская Народная Республика). Фото Марсель Бадыкшин

"Татарстанда чүп-чар эшкәртү заводы проекты Россиядә беренче булачак һәм без тәҗрибә белән уртаклашырга әзер", - дип билгеләп үтте CNEPG компаниясе вәкилләре.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководством компаний CAMCE и CNEPG (Китайская Народная Республика). Фото Марсель Бадыкшин

Татарстан Президенты Кытай компаниясенең бу өлкәдәге тәҗрибәсен өйрәнү һәм хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп эшкәртү өчен эшче төркем оештырырга йөкләде.
Эшче төркем составына республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан мэриясе һ.б. вәкилләре керә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководством компаний CAMCE и CNEPG (Китайская Народная Республика). Фото Марсель Бадыкшин

Очрашуда шулай ук Кытай бизнесы вәкилләренә "Алабуга" махсус икътисади зонасы мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Кытай Халык Республикасы делегациясе Казанда эш сәфәре белән килде. Алар төрле юнәлешләр буенча очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X