Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыска вакыт эчендә Мөслимне матурлыкка күмгән, үз хезмәтләрен куйган райондашларыбыз хөрмәтләнде

Районыбызда агымдагы елда, кыска вакыт эчендә генә күп кенә объектлар сафка басты. Ике этапта үзәк хастәханәдә капиталь ремонт эшләре башкарылды. Поликлиника өлеше зур гына ремонт кичерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 22 август көнне тантаналы рәвештә хастаханәне ачты. "Кояшлы Ык" ял итү зонасы, "Курай"паркы дәүләт программасы ярдәмендә булдырылды. Аларны сафка бастыручы,...

Районыбызда агымдагы елда, кыска вакыт эчендә генә күп кенә объектлар сафка басты. Ике этапта үзәк хастәханәдә капиталь ремонт эшләре башкарылды. Поликлиника өлеше зур гына ремонт кичерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 22 август көнне тантаналы рәвештә хастаханәне ачты. "Кояшлы Ык" ял итү зонасы, "Курай"паркы дәүләт программасы ярдәмендә булдырылды. Аларны сафка бастыручы, үз хезмәтләрен куйган райондашларыбызга район башлыгы Рамил Муллин рәхмәтләрен җиткерде. "Карина" кафесында узган бәйрәм табыны артында бу көнне күп кенә районыбызның оешма-предприятие хезмәткәрләре, Казан шәһәренең "Лэнд-Сервис" компаниясенең җитәкчесе Людмила Костычева, аның кул астында эшләгән эшчеләре, "Район капиталь төзелеш" унитар оешмасы, "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" оешмасы, балалар бакчасы, мәктәп коллективлары, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге белгечләре, өч ай дәвамында җәйге ял вакытында җирлек өчен эшләгән, тырышкан мәктәп укучылары, район үзәк хастаханә коллективы, район электр челтәре җәмгыяте, район инженерлык челтәрләре район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бәйрәм район мәдәният үзешчәннәре концерты белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев