Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы спартакиада уеннары авыл җирлекләре дә кушылды

14 февраль көнне авыл җирлекләре арасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган 25 кышкы спартакиада уеннары башланды. Ярышлар Сал. Мухан, Баланлы, Күбәк, Симәк зоналарында үтте.

Командалар чаңгы эстафетасы, татарча көрәш, кул көрәше, канат тарту, волейбол, шахмат һәм гаилә эстафетасы кебек спорт төрләре буенча ярышты. Үз группаларында беренче урыннарны Түбән Табын, Тойгелде, Исәнсеф, Яңа Усы авыл җирлекләре алды. Алар, 21 февраль көнне Мөслим гимназиясе спорт залында очрашып, җиңүчене билгеләячәкләр.

Оешма-предприятиеләр арасында да спартакиада уеннары дәвам итә. 15 февраль көнне командалар гаилә эстафетасында көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны лицей һәм Мөслим урта мәктәбенең берләштерелгән командасы алды. Икенче урында район эчке эшләр бүлеге, өченчедә - район Советы һәм башкарма комитетының җыелма командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев