Реклама
Май, июнь айлары мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре, чыгарылыш кичәләре белән күңелгә кереп кала. Һәркем туган мәктәбе, сабакташлары һәм укытучылары белән бәйле хатирәләрен яңарта. Ә ул хатирәләр классташлар белән бергә төшкән фотоларда да саклана.
Матбугат үзәге сезне кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайту өчен чираттагы фотоконкурс игълан итте. Сездән мәктәп елларын тасвирлаучы фотосурәтләр көтеп калабыз. Төп шарт - фотоның аңлатмасы булырга тиеш. Катнашучыларга бернинди чикләүләр дә юк: мәктәпне бүген тәмамлаучылар да, юбилей очрашуларына әзерләнүчеләр дә фотолар юллый ала.
Безнең электрон адрес: muslimau@rambler.ru. Фотоларны шулай ук "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Без - мөслимлеләр" төркеменә дә юлларга мөмкин.
Чираттагы катнашучыбыз - Үрәзмәт урта мәктәбе укучылары. Әлеге фотоны безгә Әлфинур Ногманова юллаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз