Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсында тавыш бирү башланды

"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсында тавыш бирү башланды. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә 10 райондашыбыз катнаша. Алар безгә үзләренең сыйныфташлары белән төшкән фотоларын юллаган иде.

Тавыш бирү тәртибе түбәндәгечә: иң элек, конкурсантлар белән танышабыз. Аларның фотоларын без бүген игътибарыгызга тәкъдим иткән идек инде. Уң якта урнашкан сораштыру бүлегенә кереп, күңелегезгә хуш килгән фото өчен тавыш бирәбез. Иң күп тавыш җыйган фото авторлары җиңүче дип танылачак. Тавыш бирүнең соңгы көне - 13 июль. Җиңүчеләргә спонсорларыбызның истәлек бүләкләре тапшырылачак. ТАВЫШ БИРҮ БАРЫШЫ БЕЛӘН МОННАН ТАНЫШЫГЫЗ: http://www.muslumirc.ru/ru/component/poll/39-2017-07-09-12-00-00.html.

"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсы спонсоры - сезнең тырнакларыгызга кабатланмас маникюр остасы Энҗе САЛИХОВА (https://vk.com/enzasalikhova). Җиңүчебезгә Энҗе Салихова маникюр ясатуга СЕРТИФИКАТ бүләк итәчәк!

БАШЛАДЫК! ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!

P.S/ Бәйгене оештыручы - Мөслим матбугат үзәге. Димәк, без алдау юлы белән тавыш җайган конкурсантларны төшереп калдыру хокукына ия. ГАДЕЛ ТАВЫШ БИРИК!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев