Мөслим-информ

"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсы катнашучысы белән танышыгыз

"Авыл утлары" газетасында (26.05.2017) кыңгыраулы мәктәп еллары турында конкурс игълан ителгәннән соң, күңелемнән һич китми сакланып йөри торган истәлек-хатирәләр , классташларым, яраткан укытучылар, мәктәбем, туган авылым, күңелемнән җуелмас бер мизгел булып, күз алдымнан йөгереп үттеләр, дип яза безгә Мөслимнән Фәнисә апа Гыйльметдинова - Хәбибуллина. Туган авылым элеккеге Калинин районы (хәзер...

нечкә кылларын кузгатып, балачагымны, кыңгыраулы мәктәп елларын исләремә төшереп, сагындырып тора. Бик еш кайта алмасам да, авылымны сагынып кайтам (әти-әниләрем инде мәрхүмнәр), авылымның уңышлары, аның яңалыклары, авылдашларымның тормыш-көнкүрешләре, эшләре белән танышам, күршеләребезнең хәлләрен белеп чыгам.

Без, сугыш беткәннең беренче, икенче елларында туган балалар, авылда бик аз идек. Шуңа күрә дә без 1960 елда Күҗәкә җидееллык мәктәбен җиде генә укучы тәмамладык: бер кыз, алты малай. Бик аз булуыбызга карамастан, җәмгыятькә файдалы хезмәттә һәм төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаштык. Фрунзе исемендәге колхозга булыштык: кыш көннәрендә кош тизәге, көл җыйдык, яз көне аларны иген кырларына ашлама итеп чәчәләр иде. Каникул вакытларында, җәйге чорларда мәктәп укучыларын җыеп, укытучылар басуларга алып баралар иде. Без иген кырларын чүп үләннәреннән чистарттык. Көзләр җитүгә басуга кукуруз җыярга бара идек. Бер елны ул бик нык уңды, биеклеге 2 метрдан да узып китте. Шул елны колхоз җитәкчеләрен элеккеге "Социалистик Татарстан" газетасына кукуруз басуында фотога төшереп: "Фрунзе исемендәге колхоз хезмәтчәннәре кукуруздан мул уңыш алдылар, аларның хезмәте республикага үрнәк булды", - диеп мактап язып чыкканнар иде. Без, мәктәп укучылары, көз көне шул эченә керсәң, адашырлык урман кебек булып үскән кукурузны балталар белән чабып йөрдек. Аны терлекләр өчен кыш ашатырга силос базларына салалар иде. Басу-кырларга эшкә йөргәндә авылым урамнарын яңгыратып җырлап үтәбез:

Бәр барабаның, бәр барабаның,

Аның тавышына җиңел атларга.

Без киләбез шат җыр белән,

Кояш нурлары уйный сафларда...

Революцион бәйрәмнәр алдыннан шигырьләр, җырлар өйрәнә идек, авыл клубында ата-аналар һәм авылдашлар өчен концертлар куябыз.

Кыңгыраулы мәктәп елларында иң көтеп алган, иң зур бәйрәм, истәлекле көнем булып күңелемдә хәзер дә саклана торганы - пионерга керү! В. И. Ленинның туган көнендә - 22 апрельдә - безне пионерга алдылар. Кояшлы, матур көн иде ул. Безгә кызыл галстуклар тагып: "Сез бүгеннән пионер сафларына кердегез, тәртиплебулыгыз, яхшы укыгыз, һәр эштә сез һәрвакыт беренче булып башлап йөрегез", - дип, безне котладылар. Янып торган кызыл галстуклар белән, шатлыкларыбыз эчебезгә сыймыйча, өйләребезгә таралдык.

Зуррак классларда укыганда безгә тагын да күбрәк эш йөкләделәр. Элек, сугыш чорларында, укый-яза белмәүче зур абый-апалар бар иде. Класс җитәкчебез Газдәвия апа безгә шул кешеләрнең өйләренә барып хәреф танырга, укый-яза өйрәтергә кушты. Миңа үзебезнең урамдагы Мәһри исемле ялгыз апаны билгеләделәр. Ул апа мине шатланып каршы ала, укырга өйрәнү теләге көчле иде. Дәресләр беткәч аның янына "Әлифба" китабын алып барам. Шуның буенча аны хәреф танырга, язарга өйрәтергә тырыштым.

Газдәвия апа белән таныштырып үтмәсәм, күңелем китек булыр һәм кыңгыраулы мәктәп еллары турындагы язмам тулы булмас иде. Ул үзенә һәм укучыларга бик таләпчән, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән укытучы иде. Тирән белем бирү белән бергә, яшь буында югары әхлак сыйфатлары тәрбияләде. Газдәвия апа укучылар белән бергәләп мәктәп яны тәҗрибә бакчасын гөлбакчага әйләндерде. Ул химия, биология, география фәннәрен укытты.

Табигатьтәге һәрбер җан иясенә мәрхәмәтле булырга, тырышып эшләргә өйрәтте. Шуңа күрә мин хәтта бер кечкенә бөҗәккә дә тимим, үтермим, хәтта чебен үтерергә дә кызганам дисәм дә дөрес булыр. Эшләгән чорымда үземнең укучыларымның да, хәзер оныкларымны шулай миһербанлы, мәрхәмәтле булырга өйрәтәм, нечкә күңелле булып үссеннәр. Андыйлар үскәч бервакытта да начар кеше булмыйлар.

Әкрен генә атлап класска керүче, дәресен елмаеп кына: "Исәнмесез, балалар", - дип башлап җибәрүче бу мөлаем укытучы апа инде ничә еллар дәвамында безнең күңелләрдә мәңге онытылмый саклана. Ул кешелекле, ярдәмчел, укучыларга карата гаять игътибарлы булды.

Газдәвия апа белем биргән балалар арасыннан нинди генә һөнәр ияләре чыкмады! Без яраткан һәм хөрмәтле укытучыбызны һәрвакыт ихтирам белән искә алабыз. Үзе мәрхүм инде хәзер.

Газдәвия ападан үрнәк алып, укытучы һөнәрен сайладым. Ул минем гомерлек һөнәрем булды. Хәзер инде мин үзем дә лаеклы ялда. Кыңгыраулы мәктәп елларын искә алганда, иң беренче класс җитәкчем Газдәвия апа Галиеваны искә төшерәм. Аңа булган рәхмәт хисләрем гомере5м буена күңелемдә сакланыр. Хәзер исән-сау яшәүче классташларыма сәламәтлек телим.

"Авыл утлары" газетасы укучылары игътибарына 1960 елда элеккеге Калинин районы Күҗәкә җидееллык мәктәбен тәмамлагач төшкән тарихи һәм истәлекле фотоны тәкъдим итәм.

Рәсемдә: (сулдан уңга) беренче рәттә - Илһам абый Ризаев (мәктәп кунагы), Газдәвия апа Галиева, Мөнәздәһә апа Мөхәммәтдинова (укытучы), Зөфәр абый Абуяров (укытучы). Икенче рәттә - классташларым Фикус Гомәров (укытучы булды), Шәрипҗан Гыйлметдинов, Фирдәвес Мортазин, мин, Фикус Мөхәммәтдинов, Әнис Фәррахов, Равил Хаҗиев. Өченче рәттә Сәлимҗан абый Мислахов (укытучы).

Хөрмәтле "Авыл утлары" газетасы хезмәткәрләре" Сезгә шундый матур яшьлек елларын искә төшерергә, истәлек-хатирәләребезнеяңартырга, кыңгыраулы мәктәп елларны "кайтып" килергә, уйланырга, фотоларда гына булса да, яраткан укытучыларыбыз, классташларыбыз белән "очрашырга" мөмкинлек биргәнегез, могҗизалы конкурс игълан иткәнегез өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм. Тагын да шулай күңел хисләренә кагыла торган конкурслар оештыруыгызны теләп калам.Катлаулы хезмәтегездә иҗади уңышлар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телим.

Ихтирам белән Фәнисә Гыйльметдинова-Хәбибуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: