Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыңгыр эш кырык елдан да беленер

Мөслимдә бер райондашыбызның машинасы төн эчендә юкка чыгуы, күпмедер вакыт эзләнүләр бернинди нәтиҗә бирмәвеннән халык хәбәрдардыр инде. Оператив эш буенча район полиция начальнигы урынбасары, полиция капитаны Ирек Бакиевтан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 10 нчы апрель төнендә районның Колхоз урамындагы күпкатлы йорт ишегалдында торган ВАЗ-211010 машинасын урлыйлар.

Машина хуҗасы - 25 яшьлек Айнур Хаҗиев җир тишегенә кереп киткән кебек булган машинасын кабат күрүгә өметләнмәгән дә инде. Оператив-тикшерү эше барышында урланган машина Сарман районының Җәлил бистәсендәге урман посадкасыннан табып алына. Караклар полициянең үзләренең эзенә төшүен сизенеп, машинаны ипподром алдындагы агачлыкта ташлап калдырганнар. Әлеге очракта иң гаҗәпләндергәне - караклар Мөслимгә машина "эләктерергә" дип Әлмәт шәһәреннән берничә ай элек урланган машинада килгәннәр! Карак - Сарман районы кешесе, 1988 нче елгы Айдар Мәрданшин. Машина урларга үзенең якын дусты белән килгән. Тавышсыз-тынсыз гына эшләре барып чыккач, җиңел генә кулга төшкән машинаны Җәлил бистәсендәге гараж кооперативына качырып куялар һәм сатып җибәрергә клиентлар эзли башлыйлар. Машинаның кайбер әйберләрен - магнитола, келәмнәрен һ.б. угърылар Әлмәт шәһәрендә үк арзан хакка гына сатып җибәрергә өлгерә. "Полиция хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек иткәне, гаебен таныганы өчен А. Мәрданшин судка кадәр кулга алынмады. РФ Җинаять кодексының 158.2 маддәсе, В пункты буенча аңа карата җинаять эше кузгатылды. Кылган гамәле өчен А. Мәрданшинга 200 мең сумга кадәр штраф яисә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный", - дип хәбәр итә оператив эш буенча район полиция начальнигы урынбасары, полиция капитаны Ирек Бакиев. Сарман районы караклары әлеге кәсепне үз итеп, элегрәк Азнакай шәһәреннән урланган бер машинаны инде сатып җибәргән булганнар. Мөслимгә утырып килгән ВАЗ-2114 машинасы исә яз аенда урланган булган, анысы да хуҗасына кайтарып бирелгән. Үзенең кыек юлга басуын А. Мәрданшин "Кредитларым күп иде. Аларны түләргә башка җай тапмадым. Машина урлап сату минем проблемаларны чишә иде, тотылмаган булсам", - дип белдерә.

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә диюләре хактыр. Җиңел юл белән кергән акчаларның шудый ук җиңел юл белән чыгып китәсен кыек юлга басучылар онытмасыннар иде! Хәрәм малга кызыкма!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев