Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Квест-уенның финал ярышлары узды

Үзәк китапханәдә оешкан төстә квест-уеннар бара. Райондашларыбыз Бөек Ватан сугышы турындагы юбиляр китаплар буенча белемнәрен сынады. 

Уенның беренче турында район мәдәният йорты, “Мизгел” яшьләр үзәге, массакүләм мәдәни-спорт чаралары дирекциясе, Мәлләтамак авыл җирлеге командалары Борис Васильевның “А зори здесь тихие” повесте буенча көч сынашты. 
– Мондый төр бәйге үткәрү районга яңалык булып килеп керде. Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында оештырылган уеннарда катнашучыларның активлыгын күреп сөендек. Алга таба квест-уеннарны ел саен үткәрергә планлаштырабыз. Ул укучыларыбызның күңел дөньясын баетырга, матур әдәбият әсәрләре белән танышырга, укыган китапларга тагын бер тапкыр күзәтү ясарга мөмкинлек бирә, – ди район үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Мәгалимова. 
Квест-уенның икенче туры Борис Васильевның “В списках не значился” әсәре буенча үткәрелде. Бу көнне шулай ук дүрт команда белемнәрен сынады. Спорт мәктәбе, туган якны өйрәнү музее, Метрәй авыл җирлеге, район сәнгать мәктәбе командалары арасындагы бәйге бик киеренке барды. 
– Бәйгенең саф һавада оештырылуы да отышлы. Көндәлек хезмәттән аерылып, коллектив белән бербөтен булып ярыштык. Беренче булачагыбызга шикләнмәдек тә. Әлеге әсәрне мәктәп елларында ук укыган идем. Геройларның Ватанга бирелгәнлеге, зур ихтыяр көченә ия булулары сокланырлык. Бәйгедән соң китапханә хезмәткәрләре чәй өстәленә чакырды. Уйнадык та, рәхәтләнеп ял да иттек, – ди спорт мәктәбе тренеры Илгиз Софеев. 
Тойгелде, Крәш. Шуран, Олы Чакмак, Баланлы авыл җирлекләре командалары өченче турда Юрий Бондаревның “Горячий снег” повесте буенча көч сынашты. 
– Райондашларыбызның һәр әсәр турында дөрес һәм тулы мәгълүмат бирүен, мөслимлеләрнең китап дөньясында иркен йөзүләрен күреп, канәгать калдык. Димәк, язучыларыбызның әсәрләре укыла, китап киштәләрендә тузан җыеп ятмый, дигән сүз. Райондашларыбыз китап укырга бик ярата. Квест-уеннар моны тагын бер кат исбатлады, – ди Эльвира Мәгалимова. 
23 апрель көнне квест-уенның финалы үтте. Ул Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабы буенча әзерләнде. Бәйгедә алдагы турларда җиңү яулаган командалар көч сынашты. Беренче урынга район мәдәният йортының “Сәхнә” командасы чыкты. Икенче урынны спорт мәктәбе командасы белән “Мизгел” яшьләр үзәгенең “Волонтерлар.ру” командасы бүлеште. Өченче урында – Олы Чакмак һәм Шуганка авылы кызларыннан торган “Батырлар” командасы. Җиңүчеләргә район үзәк китапханәсенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. 

Лилия Шәймиева. 
Фото – үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X