Мөслим-информ

Кузгалакны кеше сәламәтлеген ныгытуда ничек кулланырга?

Бакчаларда, болыннарда кузгалак өлгерд. Кузгалак кеше организмына нәрсәсе белән файдалы, аны ничек дөрес итеп җыярга, нинди ризыклар әзерләргә?

Кузгалакның кеше организмына файдасы

Гади кузгалак, яшел берьеллык яки күпьеллык үсемлек, карабодайлар семьялыгына керә. Сабак өлеше туры. Кайвакытта тармакланып китә, кытыршы була. Яфраклары зур, чәчәкләре тәлгәшкә җыела. Әлеге үләннең 150 дән артык төре бар. Табигатьтә әлеге үсемлек чүл киңлекләрендә, су буйларында, койма яннарында һәм бакчада чүп үләне кебек үсә. Гади кузгалакны, шулай ук, яшелчә культурасы буларак та үстерәләр, яшел үләнне җәйге чорда 2-3 мәртәбә чәчәләр.

 

Үсемлек составына нәрсәләр керә?

Яфракларында булган кузгалак кислотасының калий тозы, үсемлеккә әчкелтем тәм бирә.

Яфрак составына керүче матдәләр:

Минераль тозлар

Алма кислотасы

Лимон кислотасы

Аксымнар

Каротин

Флавоноидлар

Шикәрләр

Дубиль матдәләр

Үсемлек составында уникаль витамин-минераль комплексы бар:

Са.

К.

Mg.

Fe.

Тиамин.

Рибофлавин.

Аскорбинка.

Витамин К.

Витамин PP.

Әче үләннең барлык төрләре дә витаминнарга бай, ләкин аскорбинка кыргый – ат кузгалагында аеруча күп (әлеге төрнең сабагы калын, яфраклары зур һәм тамырлары ныклы).

Тамыр өлешләрендә 27 процентка кадәр дубиль матдәләр бар.

Хризофан кислоты.

Румицин.

Хризофанеин.

Флавоноид неподин, аның гликозиды – непозиды һәм башкалар бар.

Яшел кузгалак нәрсәсе белән файдалы?

Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән. Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары патологияләреннән ярдәм итә. Шулай ук, тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.

Яфраклары һәм кузгалак җимешләре бөрү үзлегенә ия һәм авыртуны басарга ярдәм итә. Яфраклары – җәрәхәтләрне төзәтә, токсиннарны чыгара, ялкынсынуны бетерә һәм зәңгелә (цинга) авыруына каршы профилактика чарасы булып тора.

Төнәтмәсе һәм үсемлек тамырлары экстракты эч китүдән һәм башка патолгияләрдән ярдәм итә. Кузгалак төнәтмәсе ОРЗ каршы һәм салкын тигән вакытта булыша.

Күп кенә илләрдә әлеге әчкелтем үләнне ашарга курыканнар. Хәзер исә моны күз алдына китерү дә авыр. Ул чүп үләне булып саналган һәм туклану рационына кертелмәгән була.

 

Кузгалак белән ничек дәваланырга?

Халык медицинасында кузгалак беренче чиратта зәңгелә (цинга) авыруына каршы кулланыла.

 

 

Кузгалак составына керүче, суда эреми торган, хуш исле органик матдәләр, акскорбинка, К һәм Са витаминнары уртлар зарарланган вакытта ярдәм итә. Шуңа күрә кузгалак яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә, элек-электән үк авыз куышлыгын чайкау өчен кулланыла.

Бил өлешендә авырту булганда мондый төнәтмә әзерләргә була: бер кашык кузгалак тамырларын 300 мл су белән пешереп алырга һәм 15 минут кайнатырга, өстен каплап куярга. Берничә сәгатьтән сөзәргә һәм көненә өч тапкыр ике кашык эчәргә кирәк.

Цистит булганда төнгә каршы кузгалак төнәтмәсе белән ванна кабул итәргә була. Моның өчен 1 литр суга ярты кило кузгалак алырга, әкрен утта 10 минут кайнатырга һәм ваннага салырга кирәк. Суның температурасы 36 градус булырга тиеш. Процедура вакыты 10 минут.

Ангинаны дәвалау өчен һәм бизгәктән яңа өзелгән үләнне һәм үсемлекнең каты булмаган сабакларын чистартырга, яхшылап юарга һәм артык суын саркытырга кирәк. Кайнар су белән пешекләргә, турарга һәм агач кашык белән изәргә. Соңыннан марля аркылы эмаль савытка суын сыгып алып 5 минут кайнатырга. Суыткычта сакларга кирәк. Көненә өч тапкыр, ашаган вакытта берәр кашык эчәргә.

Эч киткән вакытта да кузгалактан әзерләнгән дару ярдәм итәр. 2 кашык туралган тамырларны 0,3 литр кайнар суда төнәтергә, ярты сәгать су мунчасында тотарга кирәк. Суытырга, фильтирларга һәм күләмен башта алынган кебек дәрәҗәгә җиткерергә. Көненә өч мәртәбә, ашарга ярты сәгать кала 2 кашык кабул итәргә.

 

Кузгалакны кулинариядә куллану

100 грамм продуктта 22 килокалория бар. Шуңа күрә кузгалакны ябыккан вакытта, ир-атлар да, хатын-кызлар да ашый ала.

Үсемлекнең азык кыйммәте:

Аксымнар – 1,5 гр.

Майлар – 0,3 гр.

Углеводлар – 2,9 гр.

Түбән калорияле булуы аркасында, әлеге үсемлекне төрле ризыклар әзерләгәндә кулланалар.

Ризык әзерләү өчен кузгалакның бары тик яшь яфракларын гына алырга кирәк. Яфракларны үрентеләр чыга башлаганчы җыярга кирәк, чөнки яфракларында кузгалак кислотасы җыела.

Кузгалакны ничек дөрес пешерергә?

Яшел үсемлекне 2 минуттан да артык пешерергә ярамый. Кузгалакның чагу яшел төсе, аксыл-яшкелткә әйләнгәч, ул әзер дигән сүз.

Файдалы үләннән нәрсәләр әзерләп була?

Иң беренче, бу төрле шулпалар: йомыркалы һәм каймаклы яшел аш, кузгалак төнәтмәсендә әзерләнгән окрошка, балык ризыклары белән кузгалак яфракларыннан ашлар. Алда әйтелгәнчә, яшел үлән тиз пешә, шуңа күрә аны ризык әзер булу алдыннан гына салырга кирәк.

Яңа өзелгән яфракларыннан бик яхшы салат әзерләргә була. Рецепты да гади генә. Кузгалак яфракларын кул белән өзгәләргә, тоз-борыч өстәп үсемлек мае салып болгатырга, тәменчә тәмләткечләр кушарга.

Пешерелгән һәм томалап әзерләнгән яшелчә рецептлары арасында кузгалак та лаеклы урын алып тора.

Бәрәңге боламыгына яшел төс һәм уртача гына әчкелтем тәм бирәчәк.

Яшел яфраклардан беленнәр һәм кутабы өчен эчлекләр әзерлиләр.

Кузгалактан ясалган соуслар ит һәм балык ризыклары белән килешәчәк. Кунакларны шаккаттыру теләге бар икән, кузгалактан туңдырма ясарга була.

Бу үсемлекне кышлыкка әзерләү дә бик уңайлы. Аны туңдырып куярга, киптерергә һәм консервацияләргә була.

Консервацияләнгән кузгалакны шулпаларга һәм соусларга өстәргә була. Кузгалак балалар өчен зыянлы түгел.

Шулай ук кузгалактан төрле пироглар өчен эчлек әзерләргә, кышлыкка яфракларын туңдырырга һәм тозлап куярга була, боламык итеп әзерләргә мөмкин. Шулай ук туралган яшелчәләр, йомырка янына бирергә, хәтта кесәл дә әзерләргә була.

 

Кузгалак куллануның мөһим үзенчәлеге

Кузгалак кислотасы – кузгалак составына керүче матдә. Бу антинутриент, ул үсемлекләрне ашаудан саклау өчен эшләп чыгарыла. Аз күләмдә ул зыянлы түгел һәм матдәләр алмашы процессының икенчел продукты һәм ул бәвел белән чыга. Ләкин күп күләмдә ул кальцийның йотылуына һәм туплануына китерә. Кайвакытта кузгалак кислотасы тозларының организмнан чыгуы бозыла. Нәтиҗәдә – бөерләргә һәм сидек куыгына таш утыра, буыннар белән проблемалар һәм ялкынсыну барлыкка килә.

Кузгалакның барлык файдалы үзлекләренә карамастан, кузгалаклы ризыкларны артык кулланырга, яңа өзелгән яфракларын да чамадан тыш күп күләмдә ашарга ярамый!

Кузгалак кемгә зыянлы?

Үсемлекнең файдасына карамастан, аны кайбер патологияләре булган кешеләргә кулланырга ярамый.

Ашкайнату системасы патологияләре булган кешеләргә кузгалакны рационда кулланырга ярамый. Бу югары кислоталы гастрит һәм ашкайнату-эчәклек тарктында җәрәхәтләре булганнарга кагыла.

Ашказаны асты бизе ялкынсынуы булганнарга да кулланырга ярамый.

Подагра диагнозы булган, бөерләрдә ялкынсыну һәм таш булган кешеләргә дә кузгалак куллануны тыярга кирәк.

Хатын-кызларга йөкле һәм бала имезгән вакытта кузгалак ашаудан тыелып тору хәерле.

Үсемлек яфракларында кузгалак кислотасы югары күләмдә булу сәбәпле, аны даими кулланыра ярамый.

Гомуми практика табибы һәм диетолог белән киңәшләшү урынлы булыр.

ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru/copayjavap/kuzgalakny-nichek-yyarga-saklarga-asharga-m-s-lam-tlekne-nygytuda-kullanyrga/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: