Мөслим-информ

Кузгалак пирогы пешерү рецепты: ФОТОлар белән һәм адымлап

Сез кузгалак пирүге яратасызмы? Мин - яратам! Бакчада кузгалаклар борын төртә башлауга ук шулардан пирүг пешерәм. Кузгалак пирүген төрлечә пешереп караганым бар. Минем карашка, иң тәмлесе катлы (слоеный) камырдан пешерелгәне. Катлы камырны мин "Магнит"тан "Бездрожжевое" дигәнен алам. Шуны уклау белән җәярлек итеп эретәм дә, бер өлеше өстенә вак кына итеп...

Читләрен матур итеп бөгеп чыккач, он, шикәр комы һәм йомшарган акмайны уып ясаган валчыкны сибәм дә духовкага озатам. 20-25 минут дигәндә пирүг пешеп тә җитә. Кузгалак пирүге суынгач аеруча тәмле була. Шуңа мин аны кичтән пешереп куям да, иртән шуның белән тәмләп чәй эчәм. Сезгә дә шушы рецепт буенча кузгалак пирүген пешереп карарга киңәш итәм.
Беренче адым: Кузгалак пирүге пешерү өчен кузгалак, катлы камыр, манный ярмасы, шикәр комы ( анысы фотога эләкмәгән) әзерлибез.
Икенче адым: камырны эрәтәбез һәм җәябез.
Өченче адым: Камыр өстенә калын гына итеп туралган кузгалак салабыз.
Дүртенче адым: Кузгалак өстенә мул итеп шикәр комы белән манный сибәбез.
Бишенче адым: Икенче өлеш камырны каплап пирүгнең читләрен чеметеп чыгабыз да, өстенә он, шикәр комы, йомшарган ак майны уып ясаган валчык сибәбез.
Алтынчы адым: Әзер пирүгне 20-25 минут духовкада пешерп алабыз.
Җиденче адым: Бераз ял иткәч, кисеп табынга бирәбез.
Сигезенче адым: Пирүг белән тәмләп чәй эчәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: