Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куяннарга ау тыела!

Социаль челтәрләрдә, атылган поши яки бүре янында фотога төшеп, “батырлыклары” белән мактанучылар күренә. Рөхсәт ителсә дә, хайваннарны атарга ничек куллары бара?! 

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов хәбәр итүенчә, җирлегебездә браконьерлык очраклары күзәтелеп тора. Шулай да браконьерлар саны, узган ел белән чагыштырганда, кимегән. Узган елның шушы чорында браконьерлык буенча – 32, быел 15 беркетмә төзелгән. Моңа, илдә пандемия булу сәбәпле, язгы сезонның ачылмавы да сәбәп булгандыр. 
– Интернет челтәрендәге андый фотолар, әлбәттә, тикшерү үтә. Һәр гаджетның адресы бар. Законсыз ау очракларын фотолар аша да белергә була. Ауга баргансың икән, аны бар дөньяга фаш итү кирәкми, дип уйлыйм, – ди Владимир Муринов. 
Аучы ауга чыкканда спиртлы эчемлекләр кулланмаска тиеш. Ачык урында һәм күз алдында булган объектны гына аулау рөхсәт ителә. Аучыларның иминлек таләпләрен дә саклавы кирәк. 
– Иминлек буенча таләпләр үтәлешен ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә тикшерәбез. Көз көне төлкеләрнең аучы машиналарына тапталган очраклары да булды. Аучылар игътибарны читкә юнәлтмәсен иде, – ди Владимир Муринов. 
Пошиларга ау сезоны вакытында Мөслим аучылары тугыз җәнлек аткан. Пошиларга ау быелның 31 декабренә кадәр рөхсәт ителә. Хәзер аучылар кабан аулый. Тояклы җәнлекләргә ау сезоны 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көнгә 17 кабан атылган. Баш аучы билгеләп үткәнчә, соңгы арада кыргый төлкеләрнең йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары теркәлмәгән. 
Владимир Муринов безнең җирлектә куяннарга ауның тыелуын искәртте. Бүре һәм төлкеләргә генә ау рөхсәт ителә.

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев