Мөслим-информ

Куркыныч авыру

Җәй-көз айларында геморрагик бизгәк дигән куркыныч авыру эләктерү куркынычы яный. Халык арасында “тычкан чире” дип йөртелүче бу авыруны йоктыручылар саны елдан-ел арта. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк – кешенең бөерләренә зыян китерүче кискен инфекция. Статистика мәгълүматларына күз салсак, чирләүчеләрнең 7-10 проценты төрле катлауланулардан – бөер эшләмәүдән, кан савудан, үпкәләр ялкынсынудан һ.б. вафат була.

АВЫРУ ТУРЫНДА 
Геморрагик бизгәк кан тамырлары эшчәнлегенә зур зыян китерә. Шул сәбәпле бөерләргә авырлык килә. Чирне уятучы ханта-вируслар төрле температурада яшәргә сәләтле. Әлеге вируслар бөер, үпкә һәм лайлалы тышчаларны зарарлый. Чирне күчереп йөртүче кимерүчеләр – тычканнар һәм кумаклар вирусны селәгәй, бәвел һәм тизәк белән тарата. Тычканнар инфекция калдырган ризык һәм су да зарарлыга әйләнә. 
САКЛЫК ЧАРАЛАРЫ: 
* кимерүчеләр үтеп керү мөмкинлеге булган биналарны даими дезинфекцияләп тору; 
* ризык һәм суны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда саклау; 
* кимерүчеләр белән контакттан саклану; 
* кулларны сабын белән юу; 
* табигатькә чыкканда бик игътибарлы булу; 
* өегездә, абзар-курагызда тычканнар үрчүгә юл куймау; 
* хуҗасыз торган өйләрне, каралты-кураларны җыештырганда резина перчаткалар, маскалар кию; 
* подвалларда озак сакланган азык-төлекне югары температурада эшкәртү. 
ЧИРНЕҢ БАШЛАНУЫ... 
Авыруның беренче билгеләре вирус эләккәннән соң 14-15 көн үткәч кенә күренә башлый: тән температурасы кинәт 40 градуска кадәр күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, тән туңа, күңел болгана. Әлеге билгеләр күренүгә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Геморрагик бизгәк вакытында еш кына күз күреме начарая – күз алды томалана, баш авырта, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә күзәтелергә мөмкин. Якынча дүрт көннән соң бу билгеләр югала, ләкин авыру кеше сәламәтләнми. Киресенчә, бөерләр эшчәнлеге начарая башлый. Әлеге билгеләргә кайчак башлангыч стадиядә тәнгә вак бетчәләр чыгу өстәлә. Ул, нигездә, култык асларында һәм янбашларда була. Бөерләр шул дәрәҗәдә начар эшли башлый: авыру кеше күп итеп сыеклык эчүгә карамастан, бәдрәфкә йөрми дип әйтерлек. Шул ук вакытта авыруны даими эчәсе килү хисе борчый, табигый юл белән чыгару мөмкин булмаган сыеклык организмда кала һәм нәтиҗәдә авыруның битләре, күз кабаклары, кул бармаклары шешенә. Әгәр вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, авыру кинәт вафат булырга да мөмкин. 
ДӘВАЛАУ 
Тычкан чире белән авырган кешене дәвалау өчен хастаханәгә салу мөһим. Дәвалау бик авыр уза һәм ул бик озакка сузыла. Медикаментоз препаратлар белән дәвалау нәтиҗәсендә ике атна чамасы үткәч кенә пациентның хәле яхшыра төшә, бөерләр нормаль режимда эшли башлый, бәвел бүленеп чыгу арта. Авыруның йокысы һәм аппетиты яхшыра. Шулай да берникадәр вакыт авыз кибү, хәлсезлек саклана әле. Тычкан бизгәге вакытында төп таләпләрнең берсе – диета саклау. Авыру кешегә К витамины һәм аскорбин кислотасы кабул итәргә, составында С һәм В витаминнары күп булган азык-төлек ашарга тәкъдим ителә. 
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк вирусы югары температурага һәм ультра-шәмәхә нурларга тиз бирешә. Шуңа да җентекле эшкәртү иң яхшы профилактика чарасы булып исәпләнә. 
Ләйсән МИНҺАҖЕВА, 
район үзәк хастаханәсе 
участок терапевты.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: