Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркыныч авыру

Котыру авыруы – кеше өчен дә, хайваннар өчен дә куркыныч булган үлем белән тәмамланучы вируслы йогышлы авыру. Бу авыру белән күпчелек имезүчеләр авырый. 

Котыру авыруы – кеше өчен дә, хайваннар өчен дә куркыныч булган үлем белән тәмамланучы вируслы йогышлы авыру. Бу авыру белән күпчелек имезүчеләр авырый. 
Авырудан бердәнбер саклану чарасы – антирабия вакцинасы. Шунлыктан аны зарар күргәч, мөмкин кадәр иртәрәк кадый башларга кирәк. Кызганычка каршы, бар очракта да, аеруча үз хайваннары тешләгәннән соң, зыян күрүчеләр табибка мөрәҗәгать итмиләр. Шуны истә тотарга кирәк: йорт җәнлеге урамга чыга икән, ул авыру хайван белән бәйләнешкә керергә мөмкин. Шуңа күрә йорт хайваннарына котыру авыруына каршы прививка ясату зарур. Котыру авыруы җәнлек тешләгәндә, тырнаганда, авыру хайванның селәгәе һәм инфекцияле селәгәй эләккән предметлар аша йога. 
Авыруны барлыкка китерүче вирус хайванда авыру билгеләре күренгәнче ун көн алдан селәгәендә була. Хайван тешләүдән зыян күрүчеләр моны белеп торырга тиеш. Йорт хайваннары арасында – этләр, песиләр, кыргый хайваннар арасында төлкеләр, бүреләр һәм төрле кимерүчеләр авыру таратучылар булып тора. 
Хайван тешләүдән күп вакытта балалар зыян күрә, шунлыктан аларны йорт хайваннары белән аралашудан сакларга кирәк. Җәй көне табигатьтә ял иткәндә кимерүчеләрдән сакланырга киңәш ителә. 
Хайван авырып киткәндә, бигрәк тә котыру авыруы симптомнары күренгәндә (селәгәй агу, ризык йота алмаганда, көзән җыерып интеккәндә) ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Әгәр сезнең этегез кемне дә булса тешләгән икән, моннан качарга тырышмагыз, киресенчә, адресыгызны яки телефоныгызны әйтегез, этегезне ветеринария табибына күрсәтегез. Хайван хуҗасы малы өчен административ җаваплылык тота. Зыян күргән кеше авыр имгәнү алганда яки үлгән очракта, хуҗа “Хайваннарны тоту тәртибен” бозган өчен, җинаять җаваплылыгына тартыла. 
Кешедә котыру авыруын булдырмый калу өчен үз вакытында профилактик прививка ясату кирәк. Антирабия прививкасы никадәр иртәрәк ясалса, иммунитет эшләп чыгару шулкадәр тизрәк була. Барлык зыян күрүчеләр дә, котыру авыруын профилактикалау максатында, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Котыруга каршы прививкалар бушлай, мәҗбүри медицина иминияте полисына бәйсез рәвештә ясала. Үз вакытында ясалган прививкалар гына котыру авыруын булдырмый кала! 
Р. Васенькина, Э. Хәйруллина, 
“Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге” идарәсенең Татарстан Республикасы буенча 
дәүләт инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев