Мослим

Куркынычсызлык каешы үлемнән коткара

ТР Юл Хәрәкәте Дәүләт инспекциясе хәбәр итүенчә, узган атнада республикада үлем очрагы белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 14 июнь көнне Югары Ослан районында "Киа" машинасы белән идарә иткән 1983 елгы кеше куркынычсыз юл йөрү тизлеге сайламау нәтиҗәсендә кюветка чыгып оча һәм вакыйга урынында ук вафат була.

Шул ук көнне Лаеш районында "Рено Логан" машинасы шоферы юл йөрү тизлеген арттыру нәтиҗәсендә юл кырына төшеп китә һәм алган тән җәрәхәтләреннән үлә. Ике очракта да руль артында утыручы куркынычсызлык каешын такмаган булып чыга. 15 июнь көнне Яңа Чишмә районында булган фаҗигале хәлдә дә ВАЗ-2112 машинасы авариягә очрап, машинада булган 1981 елгы гражданин, куркынычсызлык каешын такмау нәтиҗәсендә, вафат була. Юл иминлеге сагында торучылар әлеге саннарга игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә чакыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: