Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркаклар хоккей уйнамый

Бүген хоккей белән “җенләнмәгән”, “Ак Барс” командасы өчен җан атмаган кеше бар микән ул? Мөслимлеләр “Яшьлек” командасы өчен дә ут йота әле.

Бүген хоккей белән “җенләнмәгән”, “Ак Барс” командасы өчен җан атмаган кеше бар микән ул? Мөслимлеләр “Яшьлек” командасы өчен дә ут йота әле.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оешкан команданың өч төркеменә 75 егет йөри. Күпчелеге район үзәгеннән, Мәлләтамак, Метрәй авылларыннан килеп шөгыльләнүчеләр дә бар. Тренерлары Илгиз Софеев, Мизхәт Миңнегалиев һәм Раил Шакирянов хоккейчыларны аерым төркемнәрдә әзерли, район бәйгеләрендә алар үзара көч сынаша. Ә зона һәм республика бәйгеләренә, һәр командадан 5-6шар уенчы алып, җыелма команда туплыйлар.

– Моннан унбиш ел элек 1990 елгы егетләрдән төзегән идек беренче команданы. Алар белән бер ел дигәндә матур гына нәтиҗәләр күрсәтә башладык. Татарстан беренчелегенә барган ярышларда, финалга чыгып, җиденче урынны алсак, “Алтын алка” клубы призына үткән бәйгедә бишенче урынга күтәрелдек, – ди тренер Илгиз Софеев.

Республикакүләм ярышларның зона турларында җиңү яулап, финалга үтүләр, узган ел финалда өченче урынны яулау яшь хоккейчыларның уңышлары турында сөйли. Беренче карлыгачлар арасында җиде егет мәктәптән соң физкультура техникумнарында укыган. Араларында үзебезнең җирлектә физик тәрбия укытучысы һәм тренер булып эшләүчеләр дә бар.

“Яшьлек”, 2005 елдан башлап, “Татнефть” җәмгыяте кубогына үткән бәйгеләрдә катнаша. Ул елларда дистәдән артыграк команда көч сынашса, бүген аларның саны 60тан артып киткән. 2002-2003 елгы хоккейчылар, быел финалда икенче урынны яулап, зур җиңү белән кайтты. “Татнефть” җәмгыяте хоккейчыларга ел саен 80 мең сумлык спорт инвентаре бүләк итә. “Яшьлек” стадионындагы хоккей тартмасының яңартылуы спортчыларга тагын да зуррак уңайлыклар тудырган. Хоккейчылар районда боз сарае төзелсен иде дип хыяллана бүген. Чөнки 2-3 ай гына боз өстендә уйнап калу нәтиҗәләрне яхшыртырга бик үк мөмкинлек бирми. Ә бит һәр ярышта аларга боз сараенда шөгыльләнгән командалар каршына басарга туры килә.

– Кышка кадәр күнегүләрне җирдә үткәрәбез, физик әзерлекне алдан ук яхшырта торабыз. “Ледовый дворец” командаларын да җиңү безгә тагын да көч өсти, – ди хоккейчы Динар Харитонов.

Егетләр кышкы мөмкинлектән күбрәк файдаланып калырга тырыша. Кечкенәләр – атнага 6 сәгать, зурлар төркеме 20 шәр сәгать шөгыльләнә. Билгеләнгән күнегүләрдән тыш шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә боз өстенә чыгалар икән. Җиде елдан артык “Яшьлек”тә уйнаучы Илназ Яхин спортның команда төре бер-берең өчен җаваплылыкны арттыруын, бер йодрык булып тупланырга ярдәм итүен әйтә.

– Алмаз Галиев, Динар Харитонов, Рөстәм Шакирянов, Азат Хафизов, Риназ Хәсәнов, Әмир Миңнегалиев, Илдар Ганиев кебек егетләр нәтиҗәле уен күрсәтүләре белән аерылып тора, – ди Илгиз Софеев.

“Яшьлек” хоккейчыларыннан киләчәктә тагын да матур һәм нәтиҗәле уеннар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! хокей "Яшьлек" командасы