Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Курчак остасы Гөлүсә

Кыз балаларның барысы да кур­чаклы уйнарга ярата. Гөлүсә Моста­фина да шулай – әти-әнисе эштә ча­гында курчаклар белән мәш килә. Мәктәптә укый башлагач та, елма­еп каршы алучы дусларын сагы­нып кайта кызчык. Уенчыкларны җанлы диярсең! Курчаклары белән сөйләшеп, серләшеп туя алмый.

Энҗе апа белән Ильяс абый гаиләсендә көтеп алынган берен­че бала булып дөньяга килгән Гөлүсә яхшы укуы белән сөендерә. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына юл тота. Ди­плом алгач, 1999-2012 елларда Яңа Усы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять беле­ме фәннәреннән укыта.

– Энә һәм җеп алып, курчаклары­бызга үзебез теләгән киемнәрне тегеп кидерә идек. Укытучы һөнәрен сайла­сам да, күңелем белән мин һәрвакыт курчаклар дөньясында яшәдем. Ла­еклы ялга чыккач, яшьлек елларын­да ук иңнәремә канат куйган хыялым чынга ашты: дистә елга якын курча­клар тегәм, – ди Гөлүсә апа.

Тильда курчакларын тегәргә ул, компьютердан карап, үзлегеннән өйрәнә. Башта ялгышлар да күп була. Тора-бара Тильда курчакларын тегү остасына әйләнә Гөлүсә апа. Тильда курчагын аерып торучы элементлар – кечкенә кара төртке күзләре һәм битләрендәге алсулык.

– Тильда курчакларын стенага эләләр. Бу курчакларның күзләре генә бар, авыз-борыннары юк. Бу махсус эшләнә! Курчакның нинди хисләрне чагылдыруын (елыймы ул, көләме) бала үзе күзаллый. Курчак тегеп бирергә сораучылар аны кызы яисә улына охшатып ясавымны сорый. Ба­лалар киемнәренә охшатып тегелгән курчакларым да бик күп. Хәзер мин күбрәк озын аяклы курчаклар – Снеж­калар тегәм. Аларны “Большеножка” дип тә йөртәләр, – ди Гөлүсә апа.

Бүгенге көндә ул Яр Чаллы шәһәрендә яши. Үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшләгәне күренеп тора. Гөлүсә апа теккән курчаклар­дан җылылык бөркелә. Матурлыкны күрә белүчеләр курчакларга да җан өрәдер кебек. “Менә шундый курчак кирәк иде!” дигән теләкне ишеткәч, курчак остасына клиентка ошардай материаллар, курчак чәче, башка төр чимал эзләп шәһәр буйлап шактый йөрергә туры килә. Таба алмаган мате­риалларны Санкт-Петербург, Вологда шәһәрләреннән дә, интернет-кибетләр аша да кайтарта.

– Һәр курчакны үзенчәлекле итеп ясарга тырышам. Курчакларым бик күп җирләрдә үз өйләрен тапты. Мәскәүгә, хәтта Германия, Финляндия, Америка­га да киттеләр. Сәламәтлегемне ныгы­ту өчен ел саен Төркиягә барырга ты­рышам. Анда да, бүләккә дип, курча­клар алып барам. Алга таба тагын да камилләшергә, осталыкны арттырыр­га исәбем, – ди райондашыбыз.

Гөлүсә апаның тагын бер ярат­кан шөгыле бар. Тукымалар кибетендә йөрергә ярата ул. Биредә ул, тукымаларның рәсемнәренә, бизәкләренә сокланып йөреп, дөньясын оныта. Мондый кибетләрдә яңа идеяләр, яңа образлар туа, ди Гөлүсә апа.

– Без, өч бертуган, тормышыбызны медицина белән бәйләдек. Әниебезнең курчаклар белән мәш килүен күреп: “Курчак уйнап туймадыңмыни әле, әни? Һич картая белмисең!” – дип ша­яртабыз. Ул кибеттә дә: “Нинди кур­чак ясап була?” – дип уйланып йөри. Материалларның сыйфатлысына өстенлек бирә. “Сыйфатлы товардан тегелгән курчаклар матур, бай күренә. Курчакларны исем өчен генә ясый­сы килми”, – ди әниебез. Үз эшенә бар күңелен бирүен күреп, кайвакыт шул җансыз курчаклардан көнләшеп тә ку­ябыз, – ди Гөлүсә апаның балалары.

– Мин биш онык әбисе дә бит әле! Кунакка килгәч, балалар курча­клардан күзләрен алмыйлар. Бөтен күңелеңне биреп эшләгән курчаклар кадерле шул, таушалдырасым килми. Уйный торган курчаклар түгел шул алар, бүлмәне бизиләр! Өй туена ба­ручылар, хуҗаларны котлап, өй иясе (домовой) ясаталар, – ди Гөлүсә апа.

– Тормышымда күңелне калдырган ва­кыйгалар күп булды. Авыр вакытларда мин һәрвакыт курчаклар ясап юандым, алар сердәшләрем булды. Алга таба да яраткан эшем белән шөгыльләнер өчен Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бир­сен, дип телим. Күңел кушкан эш җанга рәхәтлек бирә бит ул.

Лилия Шәймиева.

Фото - Г.Мостафинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев