Реклама
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендәге "Курай" паркы төзелешендә "ЛЭНД-сервис" ландшафт компаниясе эшчеләреннән тыш район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә катнаша. Алар җир тигезләүдә, чәчәк-куаклар утыртуда, территорияне нарат күркәләре белән бизәүдә хезмәт куялар. Моннан тыш мәдәният йорты үзешчәннәре агитбригада составында урып-җыю чорында кырда эшләүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршында концерт номерлары белән...
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендәге "Курай" паркы төзелешендә "ЛЭНД-сервис" ландшафт компаниясе эшчеләреннән тыш район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә катнаша. Алар җир тигезләүдә, чәчәк-куаклар утыртуда, территорияне нарат күркәләре белән бизәүдә хезмәт куялар. Моннан тыш мәдәният йорты үзешчәннәре агитбригада составында урып-җыю чорында кырда эшләүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршында концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз