Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Курай" паркы сафка басып килә

Узган ел Татарстанда игълан ителгән "Парк һәм скверлар елы" Мөслимебездә быел да дәвам итә. "Яңарыш" микрорайонында күләмле "Курай" паркы төзелеп килә. Паркның нәкъ балалар сәнгать мәктәбе территориясендә урнашуы очраклы түгел. Җыр-моң символы булган курай исемен бирү дә бик отышлы вариант. Балалар сәнгать мәктәбе артындагы 35мең квадрат метр җирдә "ЛЭНД-сервис" ландшафт...

Узган ел Татарстанда игълан ителгән "Парк һәм скверлар елы" Мөслимебездә быел да дәвам итә. "Яңарыш" микрорайонында күләмле "Курай" паркы төзелеп килә. Паркның нәкъ балалар сәнгать мәктәбе территориясендә урнашуы очраклы түгел. Җыр-моң символы булган курай исемен бирү дә бик отышлы вариант.

Балалар сәнгать мәктәбе артындагы 35мең квадрат метр җирдә "ЛЭНД-сервис" ландшафт компаниясе эшчеләре тырыш кырмыскалар кебек хезмәт куялар. Баш түбәсендә эссе кояш кыздырып торса да, эш бер генә мизгелгә дә туктамый. Биредә 8600 квадрат метр җирдә җәяүлеләр брусчаткадан юллар төзелгән, чуерташ түшәлгән, үз техникасы белән килгәннәргә өч җирдә машина калдырырга каты өслекле урын ясалган. Баскетбол, волейбол, мини-футбол мәйданчыклары булдырылып, алар спорт инвентарьлары белән 95 %ка җиһазланган. Ачык һавада тренажер мәйданчыгы да эшләячәк. Бүген компания эшчеләре чәчәкләр, куаклар утырту белән дә мәшгуль. Алар сугару системасына көйләнеп, җәйге эсселәрдә һәрчак дымга туенып торачаклар. Түтәлләр чүп үләннәре үсмәсен өчен махсус пленкалар белән капланган. Паркның яшеллек өлеше 22700 квадрат метрны тәшкил итә. Шушы көннәрдә үзебездә үскән һәм кайтартылган агачлар утырту башланды. Мәктәп каршысына чыршы агачлары, башка урыннарга дизайнерлар планы нигезендә юкә, каен, миләш утыртылачак, газон үләне чәчеләчәк. Гомумән, 1407 төп агач һәм куак яңа урыннарда тамыр җибәрәчәк. Сәхнә ясалып, тамаша караучылар өчен ярымтүгәрәк рәвештә утыргычлар урнаштырылачак. Кирәк вакытта бу урын бию мәйданчыгын алыштырачак. Балалар мәйданчыгы ике яшь төркеменә карап - бик кечкенәләр һәм урта яшьтәгеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып ясалган. Өлкән буын вәкилләре өчен өстәл уеннары уйнарга мөмкинлек тудырып чатырлар корылачак. 44 данә утыргыч, 35 данә чүп савытлары, 28 урында табигый бүрәнәләрдән утыргычлар, 2 урында биобәдрәф, яктырткычлар куелган таганнар урнаштырылачак. Парк уртасында кечкенә фонтан, аннан ерак түгел җәйге кафе эшләячәк. Паркны заманча светодиодлы 71 лампа яктыртачак.

Узган ел төзелгән Пушкин исемендәге әдәби сквер белән чагыштырганда "Курай" паркы территориясе белән дә, эш күләме белән дә зуррак та, масштаблырак та. Төзелеш эшләре 2014 елдан башланган "Парк һәм скверлар елы", "Спорт мәйданчыклары төзелеше" республика программалары кысаларында башкарыла. Программалар нигезендә 17,7 миллион сум акча тотылган. Моннан тыш район бюджетыннан 8 миллион сум акча күчерелгән. Һәм болар барысы да халык мәнфәгатен, киләчәк буынның яшәешен кайгыртып ясалган төзелешләр.

Сүз дә юк, ашыгыч заманада яшибез. Кулда машина булмаганда, күп вакытта планлаштырган эшләрне дә эшләргә җитешмибез. Өйгә кайткач тагын телевизор, компьютер экраннарына багынабыз. Ә бит шулардан арынып, гаилә, балалар белән әкрен генә саф һава сулап, сәнгатькә якынаеп, спорт белән шөгыльләнеп, матурлыкка сокланып йөреп кайтуларга ни җитә!

Наилә Сәлахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев