Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кура җиләгенең файдасы

Кура җиләге –гөлчәчәклеләр гаиләсенә кергән чәнечкәк сабаклы куак үсемлек. Кисентеләрдә, урманнарда, куаклыкларда, елга буйларында үсә. Бакчачылар бакчада  үстерә.

Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны, эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур. Кура җиләге июль-август айларында өлгерә.

Кура җиләгенең температура төшерү сәләте (аның бу сыйфаты составында салицилат кислотасы булуга бәйле) күпләргә ба­лачактан ук билгеле. Ләкин аның барлык дәвалау сыйфатларын бар кеше дә белеп бетермидер әле. Ул гипертония, ашказаны-эчәк тракты авырулары белән интеккән кешеләргә файдалы, азканлылык һәм лейкемия авыруы куркынычын киметә, йөрәк ритмын яхшырта. Атеросклероздан саклый, кан тамырлары стенкаларын ныгыта. Нерв киеренкелеген бетерә, чөнки аның составында бакыр шактый, ә ул антидепрессантлар составына керә. Кура җиләге аппетитны ача һәм тире төсен яхшырта, организмнан токсиннарны чыгара.

Кура җиләгендә глюкоза һәм фруктоза, А, С, В, В1 В2, РР, Е витаминна­ры бар. Тимер, калий тозлары, каротин антоцианнар, катехиннар, аксым, клетчатка бар. Анда холестерин ясалуга һәм склерозга каршы тора торган бета-ситостерин барлыгы билгеле. Җиләк составындагы фолий, алма, лимон, шәраб, гәрәбә (янтарь) кислоталары ашаган ризыкны эшкәртергә булыша. Әгәр ашказанының кислоталыгы түбән булса, ул аны тулылан­дыра. Кура җиләге эчәк авырулары барлыкка килү куркынычын киметә.

Кура җиләген нефрит, подагра, бөер ташы авыруыннан интеккән кешеләргә ашарга ярамый. Аллергия булырга мөмкинлеген дә онытмагыз.

Кура җиләге кулланылган кайбер халык рецептлары.

Герпес интектергәндә, кура җиләге сабакларын ваклагыз, алар кызылсу төстә булса яхшырак. 1 аш кашыгы сабакка ярты литр кайнар су салыгыз. Өстен каплагыз һәм 2 сәгать төнәтегез. Сөзеп, көненә 5  тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.

Эч китүдән дәва. 2 аш кашыгы кура җиләге яфракларына ярты литр кайнар су салырга. 2 сәгать төнәткәннән соң, көненә 4 тапкыр, ашаганчы 100 мл эчәргә.

Ангина борчыганда, 4 балкашык җиләккә 2 стакан кайнар су салырга, өстен каплап 3 сәгать төнәтергә. Төнәтмәне җылы килеш, көненә 4 тапкыр ярты стакан эчәргә.

Бетчәләрдән чара. Кура җиләге яфракларының согын сыгып, 1:3 нисбәтендә сыер мае белән болгатыгыз. Масканы биткә сөртеп, 15-20 минут тотыгыз, җылы су белән юып алыгыз.

https://creativecommons.org/licenses/by-sa/3.0/deed.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев