Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кунаклар да ат ярата

Соңгы вакытта Мөслимнең "Аргамак" ат спорты комплексына килүчеләрнең күбәюен күзәтергә мөмкин. Балалар һәм яшьләр белән бергә, районыбызга килгән кунаклар да биредә еш булалар. Бүгенге көндә комлпекста 11 ат һәм 1 пони тәрбияләнә. Комплексның җитәкчесе Фазаел Вәлиев бирегә килүчеләрне иң элек атлар белән таныштыра, аларның җиңүләре һәм нәсел җепләре хакында сөйли. Ә кунаклар атларны үзләре алып килгән: шикәр, алма, кишер кебек күчтәнәчләр белән кунак итә алалар. Ат спорты комлпексына килү өчен алдан да язылырга мөмкин. Моның өчен 8-965-626-14-87 телефонына шалтыратырга һәм үзегезнең кайсы вакытта килүегезне хәбәр итәргә мөмкин. Килегез, көтәбез, - дип, ат спортын яратучыларны ат спорты комплексында көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев