Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулыннан килмәгән эш юк

Тәлгать Әхмәтҗанов “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогында эшли. Эретеп ябыштыручы ул. Мөслим участогы җитәкчелеге аны: “Яшь булса да, тәҗрибәле, төгәл, җаваплы егет”, – дип бәяли. Тәлгать биредә 2010 елдан бирле эшли. Мөслим һөнәр училищесын тәмамлагач килә ул “Татавтодор”га. Дөрес, күпмедер эшләгәннән соң бер елга эшеннән аерылып торырга туры килә – хәрби хезмәттә булып кайта.

Һөнәрен ярату үзенекен итә – армиядән соң янә “Татавтодор”га кайта Тәлгать. Эретеп ябыштыручының ныклы токым – корычны буйсындыруы ошый егеткә. Техника ремонты аннан башка бармый. Чит ил техникасына да кулы ята. Юкка гына хезмәттәшләре: “Җиде кат үлчәп, уйлап эшли торган кеше”, – димиләр Тәлгать турында. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Тәлгатьнең дә тагын берничә һөнәре бар. Эретеп ябыштыручы булып эшләмәсә, автослесарь булыр иде, мөгаен. Техниканың холык-фигылен өйрәнергә ярата ул. Кулы да ята. Хәрби хезмәтне дә автомобиль гаскәрләрендә үтә. Шулай да техникага мәхәббәт балачактан ук килә. Һөнәр училищесында белем биргән укытучылары: “Машина сүткәнне күрсә, Тәлгать шунда йөгерә иде”, – дип искә ала. Буш вакытларында тимер чүкү (ковка) белән дә шөгыльләнә ул. Күңеле матурлыкка тартыла. Яңа салып кергән өенең капка-коймаларында да – Тәлгать ясаган бизәкләр. Төрле тимер эшләнмәләрне заказга да ясый. “Элегрәк агач белән дә эшләгән бар иде. Хәзер тимергә өстенлек бирәм”, – ди ул, елмаеп. “Шәһәр җирендә өстенлекләр күбрәк” дисә дә, авылда – туган җирендә яши Тәлгать. Тормыш иптәше Алисә белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Балалары да кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсә.

Римма АФЗАЛОВА. Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев