Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куличлы бәйрәм

Узган якшәмбедә православ христианнар иң борынгы һәм иң төп бәйрәмнәрен - Пасханы бәйрәм иттеләр. Ул кырык көн дәвам иткән посттан соң билгеләп үтелә. Бәйрәм Иисус Христосның яңадан терелү көне - христиан диненең нигезе булган көн хөрмәтенә булдырылган.

Безнең районда да бу бәйрәм игътибардан читтә калмый. Рус Шуган авылында яшәгән дин тотучылар аңа алдан әзерләнә: йорт-җирне җыештыра, мунча керә, чиркәүгә барып, тәүбә итә - күңелләрен сафландыра. Пәнҗешәмбе көнне үк кулич пешерә башлыйлар, йомырка буйыйлар. Йомырка тормыш, яңаруны аңлата. Шимбә көнне кич чиркәүдә төнге гыйбадәт башлана. Ул сәгать икегә кадәр дәвам итә. Авыл халкы чиркәүгә кулич, йомырка алып килеп, аны изгеләндерәләр. Якшәмбе көнне иртәнге якта балалар, өйдән өйгә йөреп, "христоваться" итәләр, буялган йомыркалар, тәм-том җыялар. Чиркәүдән кайткач, бәйрәм өйдә дәвам итә.

- Көн дәвамында рух күтәренкелеге күзәтелә, бу көнне кайгырырга, ямансуларга ярамый. Гадәт буенча иң беренче итеп изгеләндерелгән йомырка һәм куличны яисә пасханы авыз итәләр. Пасха - эремчектән әзерләнгән ризык. Бәйрәмгә туган-тумача җыела, алар бер-берсенә кулич, буялган йомыркалар бирешә. Бу көнне мохтаҗларны да онытмыйлар: аларга да ризыктан өлеш чыгаралар, изге теләкләрен җиткерәләр, - ди Рус Шуганнан Александра Лобанова.

- Пасха - үзгә көн. Туганнар белән күрешәбез, бүләкләр бирешәбез. Рус Шугандагы чиркәүгә гыйбадәткә барабыз. Бер-беребезне сәламләп, Христосның туу хакында әйтәбез. Авыру кешеләр чиркәү чаңы сукканда сәламәтлек сорарга тиеш дигән ышану бар, - ди Мөслимнән Татьяна Иванова.

Яңа Усыда яшәүче православлар да Пасханы зурлап билгели. Балалар, туганнар кунакка кайта. Быел бәйрәм гыйбадәтенә Рус Шуган чиркәвеннән Никита атакайны чакырганнар.

Православие Пасхасы гөнаһ кылуның начар икәнен һәм Христос үзенең яңадан тууы белән аңа иярүчеләргә мәңгелек тормыш бүләк итүен аңлата.

Михайловка авылында да бәйрәм матур үтте. Иртәнге алтыда балалар, дин тотучыларның йортларына кереп, бәйрәм белән котлады. Балаларга буялган йомыркалар, тәмле күчтәнәчләр бирделәр.

Пасхадан соң бер атна үткәч, Радуница - вафат булган туганнарны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне шулай ук чиркәүдә гыйбадәт үтә, кешеләр якыннарының каберләрен зиарат кыла, мохтаҗларга хәер бирә.

Гөлнара Хатбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев