Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кул күтәргән

Район прокуратурасы 56 яшьлек Мөслим районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 

Суд аны РФ Җинаять кодексының 318 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (хезмәт вазыйфасын үтәүче власть вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану) гаепле дип тапты. Судта ачыкланганча, 2019нчы елның 30 сентябрендә 17.00 сәгатьләр тирәсендә полиция хезмәткәре аны җәмәгать урынында исерек хәлдә туктата һәм медицина тикшерүе үтәргә чакыра. Ир-ат, риза булып, патруль автомашинасы янына бара. Машинада полиция хезмәткәренә карата туган күрәлмау аркасында сыра шешәсе белән аның йөзенә һәм уң кулына берничә тапкыр суга. 
Гаепле үз гаебен таныды. Суд аны гаепле дип тапты һәм 1 ел сынау вакыты белән 1 ел 6 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә кермәде. 
Район прокуратурасы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев