Мөслим-информ

Кул көрәше осталары

5-7 декабрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә армрестлинг буенча Татарстан беренчелеге узды.

Спорт мәктәбе тренеры Ларис Бариевның 11 укучысы бу бәйгенең призерлары булды. Раян Хайруллин белән Илһам Бариев алтын медаль яулады. Көмеш медальләрне Ислам Гайнуллин, Илдар Зиннуров, Вадим Исанаев, Илина Бариева, Рәфкать Әхмәдиев алды. Әмир Каюмов, Айдар Корбыев, Ранис Сөләйманов һәм Ислам Хановка бронза медальләр тапшырылды. Медальләр белән бергә җиңүчеләргә ТР Спорт министрлыгының Мактау грамоталары да тапшырылды. Бүген яшүсмерләр Идел буе федераль округы ярышларына әзерләнә. Ул 24-27 декабрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә үтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: