Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара районында игенчелектә инновацион технологияләр буенча семинар узды

Чарада район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

11 августта Кукмара районында «Тойма» авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә игенчелектә инновацион технологияләр буенча семинар узды. Чарада район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

Уңышлы игенчелектә мөһим ысуллар турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде. Ул туфракта продуктив дымлылыкны тәэмин итә торган системалар белән эшкәртүгәаерым тукталды. Үсемлекчелек тармагының перспективасы - технологик процессларны 5:1 комбинациясендә башкару, болар:чәчү алдыннан эшкәртү, ашламалар кертү, чәчү, орлыкларга биологик препаратлар кертү һәм тыгызлау.

Семинарда катнашучылар шулай ук алдынгы техниканы эш барышында бәяли алдылар.Шулай итеп, гадәти комбайнның һәм Россиядә җитештерелгән республикада беренче «Озон» урып-җыю ургычы белән яңа комбайнның эшенә чагыштырма анализ ясалды.

Басуның тигез участокларында урып-җыю ургычы булган комбайн операцияне, традицион технология буенча суктыручы комбайнга караганда, тизрәк һәм сыйфатлырак башкара алды. Традицион ургычтан аермалы буларак, ул төптән үк чаптыра һәм басуда бернинди үсемлек тә калдырмый диярлек, ә урып-җыю ургычы, киресенчә, үсемлекнең камылын калдыра. Биегрәк камыл туфракны саклау ягыннан зур әһәмияткә ия. Бу ысул белән эшләгәндә кар катламы яхшы саклана, туфрак турыдан-туры төшә торган кояш нурларыннан яклана, димәк, дым да яхшы саклана. Югары камыл туфракны нульдән эшкәртү өчен идеаль мохит тәэмин итә һәм чәчү әйләнешендә еш кулланыла.

2011-2019 елларда туфракны биологияләштерү һәм туфракны нульдән эшкәртү системасы (No-Till) булган кырларда уңыш күрсәткечләре турында тулырак итеп Илдус Габдрахманов чыгышын дәвам итте.

Семинар барышында шулай ук 2021 елга чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын һәм игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру өчен өстенлекләр дә әйтелде:

1.Технологик операцияләрне оптимальләштерү(5:1);

2.Уңыш булдыруга идарә итү(үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү);

3.Яклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру (эретмә җайланмалары булдыру).

Туфрак биотасын торгызуда микроорганизмнарның роле турында «Биопрепаратлар ФҖИ” ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина сөйләде. Ә туфракны файдалы микроорганизмнар белән баету ысулларына «Туйма» ҖЧҖенең баш агрономы Мөнир Галимҗанов тукталды. Предприятие директоры Рәҗәп Галиев 5:1 һәм No-Till чәчү технологиясе буенча эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Тойма» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшендә актив рәвештә алдынгы технологияләр кертелә. Авыл хуҗалыгы предприятиесенә анализ ясарга, аеруча нәтиҗәле идарә итәргә һәм табышлылыкны арттырырга мөмкинлек бирүче цифрлы технологияләр турында әлеге хуҗалык мисалында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, семинарның барлык мәсьәләләре, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу һәм цифрлаштыруны гамәлгә кертү буенча Министрлык колл-үзәгенең бердәм телефон номеры 8-800-444-16-70 буенча консультация алырга мөмкин, дип искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев