Күчеш чорын ничек җиңеләйтергә
Көннәр кыскарган саен иртәрәк караңгы төшә. Кич бер хәл, иртәләрен дә караңгы. Йокыдан уяну авыр. Иртән һич торасы килми. Ярый әле көзе матур килде, яңгырлы көннәре аз булды. Табигатьнең күчеш чорын күпләр авыр кичерә. Белгечләр күчеш чорын җиңеләйтү ысулларын тәкъдим итә.
Кан тамырлары
Кан тамырларыгыз нык булса, организм һава температурасы үзгәрешләренә нормаль реакция ясаячак. Кан тамырларын даими төстә саф һавада йөреп, физик күнегүләр ясап ныгытырга була. Урамда саф һавада йөрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Көненә ким дигәндә 40 минут булса да урамда йөрегез. Һәм һәр иртәне 10 минутлык зарядка ясаудан башлагыз.
Хроник проблемалар
Көзен күп чирләр кискенләшә. Шуңа профилактика чараларын кулланырга киңәш ителә. Мисал өчен, гастрит булганда авыруның кискенләшүен кисәтү өчен аир, алтей тамырлары, җитен орлыгы, ромашка чәчәге, мята яфраклары төнәтмәсен эчәргә була. Хроник бронхиттан женьшень яки элеутерококк белән дәвалану ярдәм итә.
Иммунитет
Алма, груша, виноград, карбыз ашагыз. Аларда авыруга каршы торучанлыкны арртырырга сәләтле А һәм С витаминнары күп. Камырлык, прополис, лимонник та иммунитетны күтәрә.
Тырнаклар
Тырнакларны салкыннарга әзерләү өчен ай дәвамында көн саен 15 минутлык ванночкалар ясарга мөмкин. Бер көнне җылытылган үсемлек маена 5-6 тамчы лимон согы салып, икенче көнне тозлы суга 5-6 тамчы йод салып ванночка ясарга була. Тырнакларны вакыт-вакыт лимон согы белән эшкәртү дә файдага гына.
Фигура
Көзге-кышкы чорда берничә килограммга арту – нормаль күренеш. Организм шулай суыкларга әзерләнә. Шуңа артык авырлык белән актив көрәшмәгез, артык килограммнар язын китәчәк. Бик ябыгасыгыз килсә, камыр ризыкларын һәм баллы, татлы ризыклар ашауны киметергә була.
D витамины
Әлеге витамин сөякләрне ныгыта һәм организмның саклану функциясен көчәйтә. Тик D витамины өчен кояш яктылыгы кирәк. Кышын кояш җылысы җитми инде ул. Кояш дефицитын тәэмин итәргә солярий ярдәмгә килә ала. Ун көнгә бер тапкыр 5-10 минутка солярийга керергә була. D витамины даруханәләрдә дә сатыла. Витаминнар куллана башлаганчы, анализлар биреп, кан составын тикшертү зыян итмәс.
Йокы
Көз-кыш, җәй белән чагыштырганда, 1-2 сәгатькә күбрәк йокларга кирәк. Шул чакта кәефегез әйбәт булачак. Режимны да үзгәртергә мөмкин. Көн кыска булу сәбәпле иртәрәк торырга һәм бик соңга калмый ятарга киңәш ителә. Даими төстә йокы туймау хроник арыганлык синдромына китерә, ә ул, үз чиратында, иммунитетны какшата.
Туклану
Организм кышкы шартларга җайлашу сәбәпле углеводлар һәм итле ризык авыр үзләштерелә. Аксымны фасоль, борчак, тавык, сөт ризыкларыннан алырга була. Диңгез продуктлары организмның тонусын күтәрә. Гадәти чәй урынына үлән һәм җиләк-җимеш чәйләре эчәргә мөмкин. Мәсәлән, лимонник, мята, җир җиләге яфракларыннан чәй файдалы.
Нокталы массаж
Организмны салкын тиюдән сакларга күнегүләр дә ярдәм килә. Урта бармак очлары белән борын биленә баскаларга кирәк. Аннан бармакларны я ныграк, я акрынрак басып, кашлар буйлап чигәләргә таба күчерәбез. Яңак сөяге буенча күчеп, күзләр тирәсенә массаж ясыйбыз. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлап, күнегүләр комплексын көн дәвамында берничә тапкыр ясарга кирәк.
Интерьер
Депрессия башланмасын өчен, йортыгызда төсләр гаммасын үзгәртә аласыз. Караңгы төсләрдән баш тартыгыз, аларны ачык, якты төсләргә алыштырыгыз. Кәефне күтәрерлек булсын! Яктылыкны арттырыгыз. Яктылык җитмәүдән кәеф төшә, депрессия башланырга да мөмкин.
Ял
Көндезге көчәнешне юк итү, стрессны киметү өчен лаванда, яран гөл һ.б. үләннәр белән ванна керергә мөмкин. СПА-процедуралар алырга була. Көзге-кышкы чорда организмны интектермәскә тырышыгыз, күбрәк ял итегез.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев