Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафаэль Демидов: Куанырлык нәтиҗәләр бар

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып килгәндә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов белән, узган уку елына йомгак ясап, алда торган стратегик бурычлар турында сөйләштек.

– Рафаэль Тимофеевич, сүзне мәгариф учреждениеләренең бүгенге торышыннан башлыйк әле.

– Бүген җирлегебездә 20 гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Алтысы – урта мәктәп, аларда 1750 укучы белем ала. 11 төп мәктәптә – 367, өч башлангыч мәктәптә һәм сигез филиалда 93 бала укый. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Табын интернат-мәктәбендә 87 бала исәпләнә.

Балага сыйфатлы гомуми белем бирүне тәэмин итү максаты белән көчле кадрлар составы, матди-техник база булдырылган 5 балалар бакчасы һәм 6 база мәктәбеннән торган челтәр эшли. Әлеге учреждениеләр үзләренә беркетелгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен методик үзәк санала, консультацион-методик һәм башка төр ярдәм күрсәтә. Узган ел, балалар бакчасы белән кушылып, дүрт мәктәп үзгәртеп корылса, быел 9 мәгариф учреждениесе берләшә. Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт дәвам итте. Мөслимдәге “Карлыгач” балалар бакчасына республика бюджетыннан 16 млн 652 мең сум акча бүленде. ТР цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре өчен “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында республика бюджетыннан ремонт өчен район үзәгендәге өч мәктәпкә 3 млн сум акча бүленде. Әлеге мәктәпләрдә технология, информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәренә кабинетларны җиһазлау өчен 1 млн 600 мең сум күләмендә акча кайтачак. Район бюджетыннан Мөслим урта мәктәбенә – 3 млн сумлык, Күбәк урта мәктәбенә – 798 мең, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенә 2 млн 122 мең сумлык ремонт эшләре үткәрелде. Җирле бюджеттан барлыгы 4 мең 762 мең сум акча күчерелде. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә үткән ремонт эшләренә һәм территорияләрне төзекләндерүгә 2 млн сумнан артык матди ярдәм күрсәткән өчен авыл җирлекләре башлыкларына һәм иганәчеләребезгә зур рәхмәт.

– Җитәкче һәм педагогик кадрларның квалификациясе белем һәм тәрбия процессында мөһим роль уйный. Бу өлкәгә дә тукталсагыз иде.

– Мәгариф учреждениеләрендә 518 мәгариф хезмәткәре эшли. Аларның 76 проценты югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Югары белемле мөгаллимнәребез 90 процент тәшкил итә. Педагогларның һөнәри осталыгын арттыру максатында ТР Мәгарифне үстерү институты, педагогик югары уку йортлары һәм көллиятләр белән берлектә семинарлар, мастер-класслар оештырыла. “Педагогик хезмәттәшлек көннәре”ндә республика һәм Башкортостанның Бакалы, Илеш, Чакмагыш районнары укытучылары, тәрбиячеләре һәм җитәкчеләре катнаша.

Бүген районда 35 яшькә кадәрге укытучылар 20 процент кына тәшкил итә. Димәк, безгә мәгариф оешмаларына яшь белгечләрне җәлеп итү өстендә эшләргә кирәк. Укытучы һөнәрен үзләштерү максаты белән быелгы чыгарылыштан 9 бала югары уку йортларына гаризалар тапшырды. “Яшь педагог мәктәбе” проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында яшь мөгаллимнәр тәҗрибәле мөгаллимнәрнең дәресләрендә катнашалар, түгәрәк өстәл артында фикер алышалар. Яшь белгечләр арасында КВН, квестлар үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ике яшь белгеч “Безнең яңа укытучы” гранты отты.

Педагогик осталыкны камилләштерү һәм алдынгы тәҗрибә таратуга ярдәм итүче “Ел укытучысы” республика конкурсында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Латыйпова – “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бөтенроссия бәйгесендә һәм Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы ????????? “Педагогик дебют” номинациясендә җиңү яулады. Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гайнетдинова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” бөтенроссия мастер-класс бәйгесендә җиңү яулады. Җирлегебезнең 13 мөгаллиме “Укытучыларның һөнәри үсешенә грант ярдәме” конкурсында җиңү яулады. Агымдагы уку елында районыбыз мөгаллимнәренең 167се – республика, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә, 394е муниципаль конкурста җиңде.

– Рафаэль Тимофеевич, белем бирү сыйфатын бәяләүнең төп инструменты булган дәүләт йомгаклау аттестациясенә анализ ясыйк әле.

– Быел дәүләт йомгаклау аттестациясенең БДИ форматында 70 укучы катнашты. Шунысы сөендерә: күп фәннәр буенча БДИдан уртача балл узган елгы күрсәткечләрдән югары булды. Информатика, инглиз теле, җәмгыять белеме һәм тарих буенча бераз кимү күзәтелде. Математика, физика, химия, информатика, биология, рус әдәбиятыннан БДИ күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булуы сөендерә. 26 укучы 43 имтиханнан югары баллар җыйды. 20 укучыбыз Россия Федерациясенең “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә лаек булды. БДИ нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында ясалган мониторингтан күренгәнчә, Мөслим лицее – беренче, гимназия – икенче урында.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп дәүләт имтиханында 220 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты. Соңгы өч елда рус теле һәм математика буенча уртача сыйфат өлгерше күтәрелүе күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда, сайлап алу фәннәре буенча да уртача өлгереш югарырак. 9 классны тәмамлаучы 3 укучы дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен узды. Алар барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырды. 25 укучы аерым үрнәктәге аттестатка лаек булдылар. Имтихан нәтиҗәләре буенча Түбән Табын төп, Михайловка урта һәм Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәпләренең күрсәткечләре югары.

Россиякүләм фән олимпиадаларының регион турында 4 укучы призлы урын алды. Республикада – 1 җиңүче һәм 21 призлы урын бар. Татар теленнән халыкара олимпиадада 1 җиңүче һәм 1 призер булды.

“IT-Чемпион” республика конкурсында районның 51 процент укучысы катнашты. Мөслим урта мәктәбе, лицей, Олы Чакмак мәктәпләреннән 6 укучы конкурста җиңү яулады. “Без бергә!” балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесендә дә алты укучыбыз призлы урын алды. Спорт юнәлешендә дә уңышларыбыз күп. Укучылар Россия күләмендә – 5, республика буенча – 7, муниципаль бәйгеләрдә 21 призлы урын яулады. Иң-иңнәр “Мөслим йолдызлары” исемендәге сәләтле балалар фестивалендә хөрмәтләнде. “Уку алдынгылары парады”нда 150 балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

– Җәйге чорда балаларның ялларын оештыруга да тукталсагыз иде.

– Каникулның беренче көннәреннән үк 8 мәктәп базасында лагерьлар эшләде. Район үзәге мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылды. Җәйге чорда район күләмендә оештырылган 12 лагерьда барлыгы 574 бала (укучыларының 27 проценты) сәламәтлекләрен ныгытты. “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда җәй дәвамында өч тематик смена эшләде. Лагерьны төзекләндерү эшләре дәвам итүен дә билгеләп үтәсем килә. Быел “Урман иле”ендә футбол, волейбол, балалар мәйданчыклары файдалануга тапшырылды, заман таләпләренә туры килүче яңа ФАП бинасы сафка басты.

Каникул чорында укучыларыбыз интеллектуаль иҗат белән мавыгучы, рухи һәм мәдәни байлыкка омтылучы яшьләрне туплаган VIII Халыкара “Сәләт” яшьләр форумында катнашты. Республикабызның бик күп сәламәтләндерү һәм белем бирү лагерьларында ял итүче балалар да шактый булды. Җәйге ял вакытында хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша 191 бала җирлегебезнең төрле оешмаларында хезмәт чиреге узды.

2017-2018 уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша гомуми суммасы 2 млн 505 мең сумлык дәреслек, методик һәм матур әдәбият, уку пособиесе бирелгән иде. Яңа уку елында бу сан 1 миллион 966 мең сум тәшкил итте.

Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр БДИ дәүләт имтиханнары мәгариф Мөслим мәгариф идарәсе Демидов ЕГЭ