Көтүче хикәясе
Ялан-кырларда баш төрткән үләннәр мал авызына керердәй булгач, авылларда көтү чыга башлый.
Башта сарыкныкы кузгала, берничә көн узгач, сыер көтүе чыга. Авылда көтү чыгу зур вакыйга санала. Кыш буе абзарда яткан маллар, капкадан чыгаруга, койрыкларын өскә күтәреп, урам буйлап чабалар. Бер-берсе белән сөзешеп алалар. “Безнең җәй буе йөрисе бар”, – дип танышуларыдыр инде. Аеруча яшь бозаулар, таналар шулай кылана. Олы сыерлар алай итми. Алар мөгрәшеп кенә ала. Бер- ике көннән барысы да тынычлана, басынкы гына йөри башлый.
Көтүгә, гадәттә, алдагы көннән үк әзерләнә башлыйсың. Хатын-кызлар берәр камыр ризыгы пешерә, биштәрне барлап куя. Көтүдә, гадәттә, төп ризык – каты итеп пешерелгән тавык йомыркасы. Чиле-пешлесе ярамый. Сыер артыннан чапканда ватылса, бөтен биштәрне буяп бетерергә мөмкин. Икенчесе – кыяклы яшел суган. Аларны манып ашарга буш шырпы кабына салынган тоз. Без яшь чакта хәзерге кебек 1,5 литрлы “херша”лар юк иде. Гадәттә, ярты литрлы пыяла шешәгә салып сөт яисә чәй алып чыгалар. Ул шешәгә тыгыз капрон бөкеләр бик “дефицит”. Шуның өчен бөке урынына ул вакытларда бик популяр, һәр гаиләнең чәй өстәлендә очрый торган матур кәгазьгә төрелгән карамель конфет кулланалар иде. Бик тыгыз булмаса да, ярап тора.
Малай чакта көтүгә чыгарга бик атлыгып тормыйсың анысы. Иң авыры – таң әтәчләре белән бергә уянырга кирәк. Әткәй, я әнкәй ике-өч тапкыр эндәшкәч, иренеп кенә торсың. Ләкин көтүгә чыгуның бер ымсындыргыч ягы бар: көтүгә дип, кибеттән томатлы балык консервасы сатып алалар. Авыл җирендә берәү дә көн саен консерва ашамый. Ә көтүдә шушы бәхет эләгә! Элек аның тәме дә үзгә иде.
Безнең беркайчан да шешә белән чәй йөрткән булмады. Бары тик чәйгә салырга сөт кенә ала идек. Әткәйнең өч литр су сыйдырышлы алюмин чәйнеге бар. Тышы корымга баткан булса да, эче ялтырап тора. Чөнки ул аны, чәй кайнатып эчкән саен, чишмә суында ком белән ышкып юа иде. Ә тышын юуның файдасы юк, икенче кайнатканда ук карала. Көтүгә ничә чыкса да, әткәй чәйнеген үзеннән калдырмады. Чират туры килеп, көтүгә бергә чыкканда күршеләр дә үзләре белән чәй алмыйлар иде. Учак ягып, чәй кайнап чыккач, әткәй чәйнеккә бер уч бөртекле яки такта чәй сала. Алдан әзерләгән җиләк яфракларын да кушып, ике тапкыр кабартып ала да чәйнекне читкә куеп тора. Болай иткәндә “заварка” тулысынча пешеп бетә һәм төпкә утыра.
Каты, куе чәйгә сөт салып җибәргәч, төтен, ыс исе сеңгән чәй бик тәмле, чын урман чәе була.
Көтүнең төп атрибуты, әлбәттә инде – чыбыркы. Аны да алдан әзерләп куярга кирәк: сабы какшамаганмы, кулга кияргә каешы бармы, очлыклары исәнме. Очлыклары “фәлшеләнсә” (ред. – начарланса), ефәк сүс җептән ишеп куясың. Ефәк җеп чыдам да, яхшы да шартлый. Авыл башына көтү алырга баргач, “мин килдем” дип, хәбәр биреп, чыбыркыңны шартлаткач, аның тавышы югары очтан түбән очка ишетелерлек булсын! “Тәртип” бозган яки тыңлаусыз сыерлар өчен дә чыбыркы – иң яхшы дәва чарасы. Бер- ике тапкыр яхшы гына эләктерсәң, яңадан кырын эшкә кыймый башлыйлар.
Авылда туып-үскән малайлар, чыбыркы сөйрәп сыер артыннан ияреп йөрерлек булгач, көтүгә чыга башлыйлар. Гаиләдә малайлар булмаса, кызлар да чыга. Кызлар, гадәттә, кулларына таяк яки чыбык тоталар. Ара- тирә таякны малайлар да тоткалый. (Чыбыркысыз көтүгә чыккан малайлар үзләрен ир-егеткә санап тормасын инде.)
Ватан алдындагы изге бурычны Германиянең Балтыйк диңгезе буендагы Висмар шәһәрендә үтәп – Алман иленең дымлы климатын туган авылның саф һавасына алыштырганга бер ай тулганда, көтү чираты безгә дә җитте. Балачактагы шикелле алдагы көн әзерлек белән үтте. Барыннан да бигрәк чыбыркы күп вакытны алды. Дөрес, мәктәптә укыганда ясаган чыбыркы ике ел буе, келәттә эленеп, мине көткән. Әткәйнең үзе үреп ясаган чыбыркысы бар, энекәшнең – үзенеке. Минекенә тимәгәннәр. Яшүсмер вакытта ясалган чыбыркы хәзер бармый инде дип, икенчене ясарга туры килде.
Икенче көнне иртән әтәчләр кычкыруга аяк өсте идем. Көтүне югары очтан алып китеп, тау буйларында ашата-ашата барып, авылдан ике-өч чакрымдагы зур яланга барып җиттек. Ике сыер булганлыктан әткәй белән без, күршеләр – Камалый абзый һәм Габделхак бабай белән дүртәүләп чыгабыз. Бездә дүрт сыерга бер көн исәпләнә. Яланга барып җиткән сыерлар, таралып, ашый башладылар. Урманга кереп китмәсеннәр дип, без көтүнең дүрт ягын каравыллыйбыз. Күрше абыйлар да, әткәй дә: “Кача торган бер сыер бар. Алай-болай китә башласа, борып та азапланма”, – дип әйтеп куйдылар.
– Ә нигә бормаска? – мин әйтәм.
– Ул былтыр да кайтып китеп җәфалады, быел да шул ук хәл. Көтү чыкканнан бирле бер көн дә качмый калганы юк аның, – диләр.
– Кайсы сыер ул? – дигәч, төртеп үк күрсәттеләр. Сөтблебикә, күренеп тора, яшь мал. Әле икенче бозавы гына, диләр.
– Ә кем сыеры ул? – дип сорыйм тегеләрдән.
– Халисәләрнеке. Сөте куе һәм күп, дип сөйлиләр. Шуңа тоталар да инде алар аны.
Халисә апа – сабакташ дустым Илдарның әнисе. Илдар үзе – армиядә. Тагын ярты ел “служить” итәсе бар әле аның. Мин теге сыерны күзәтә башладым. Таналар, бар дөньяларын онытып, шатыр-шотыр чыклы яшел үләнне ашыйлар. Бу исә ара-тирә генә капкалый, зур күзләре белән тирә- юньне күзәтә. Өлкәннәр әйтүе буенча, Халисә апа сыеры сәгать тугыз-уннар тулгач китә икән. Шулай да, бер-ике тапкыр көтү читенә чыгып, баш төртеп карады бу. Әйтерсең, бүген ниндирәк көтүчеләр микән дип, безне тикшерә. Аны борып азапланганда Габделхак бабай:
– Тыйма, кәҗә сакалын, китсен, – диде.
Габделхак бабай олы яшьтә. Карчыгы белән һаман сыер асрыйлар. Асрамаслар иде – кирәк. Җәй буе оныклар әби белән бабайда ята. Сөтең, маең булмаса, аларга нәрсә ашатасың?! “Сыерлы көнең – сыйлы көнең”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Габделхак бабай сөйләшкәндә сүз саен, кирәксә- кирәкмәсә дә, “кәҗә сакалы” дигән сүзтезмә кыстыра.
(Дәвамы бар).
Алмаз Гатиятуллин. Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев