Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үксез балаларга бәхет биреп

Миләүшә белән Илдар Гәрәевләр – Иске Карамалы авылының иң кунакчыл, иң тату һәм матур гаиләләренең берседер. Бу йортта һәркем – көтелгән һәм кадерле кунак. Хат ташучы булсынмы, йомыш белән кергән күрше-күләнме, туган-тумачамы – Миләүшә апаның табыны һәрвакыт әзер. Бу пар Ходай тарафыннан бер-берсе өчен яратылгандыр, мөгаен.

Алабуга мәдәният училище­сында режиссер белгечлеге алып кайткан кыз, Тат. Бүләр мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе итеп эшкә билгеләнә. Өч елдан соң шәһәргә китәргә ниятли кыз. Ләкин район мәдәният бүлегенең ул вакыттагы мөдире Халидә Спиридонова кызның юлына ар­кылы төшә һәм Миләүшә хезмәт юлын Иске Карамалы авылы клу­бында дәвам итә. Районыбыз мәдәниятен үстерүдә 40 ел ты­рыш хезмәт куя ул. Булачак тор­мыш иптәше белән дә клубта та­нышалар.

– Клубтан кайтканда көтеп торырсың әле! – дип эндәште яшь кенә бер кыз. Җыйнак кына гәүдәле, сөйкемле һәм бик чая бу кызга бер күрүдә гашыйк булдым. “Көтмәгән кая?! – дим эчемнән генә. – Гомер буе көтәргә дә риза”. Унбер ай очрашып өйләнештек. Элек бит ул егет белән кыз, бер-берсен җентекләп өйрәнеп, төптән уйлап тормыш коралар иде. Шуңадыр, никахы­быз гомерле булды, – ди Илдар абый.

Йөрәгендә – галәм җылысы

Илдар абый – һөнәре буен­ча шофер, лаеклы ялга чыккан­чы машинада эшләгән. Миләүшә апа, сәнгать кешесе буларак, авыл җирлегендәге чараларны оештыручы да, башлап йөрүче дә була. Гәрәевләр ике балага гомер бүләк итәләр. Бу гаиләне авыл­да олы җанлы, киң күңелле бу­ларак беләләр. Күршеләрендәге караучысыз калган Тәгъзимә әби белән Ягъсуп бабайны, үз канат асларына алып, бер йорт­та әниле-кызлы, әтиле-уллы ке­бек яши алар. Әби белән бабай да Миләүшә апа белән Илдар абый янында бәхетле картлыкка тиенә.

– Балаларыбыз үсеп чыгып киткәч, өй бушап калгандай бул­ды. Шунда Илдарга: “Тәрбиягә бала алабызмы әллә?” дидем. Ил­дар, ике дә уйламыйча, риза бул­ды. Әфган сугышын кичергән, яшәү белән үлем арасында бер генә тапкыр калмаган кешенең күңеле йомшак буладыр.

2009 елның көзендә бертуган 16 яшьлек Денис белән 14 яшь­лек Янаны гаиләбезгә алдык. Алар безнең авылда “приемный” гаиләдә яши иде. Тәрбиягә алган әниләре вафат булгач, балаларны үзебезнең җирлектән җибәрәсе килми дип, шушы адымга бар­дык. Алар белән бергә 10 яшьлек Радикны да алып кайттык, – ди Миләүшә апа.

“Кызым диеп әйт әле...”

– Тәрбиягә алган балалар­га 18 яшь тулып, алар шәһәргә укырга киткәч, Радик: “Миңа иптәшкә берәр апай алып кайты­гыз әле!” диде. Илдар белән кабат докуметлар җыеп, комиссияләр үтеп, Казанда укып кайттык. Һәм авылдагы “Наз” балалар прию­тыннан 11 яшьлек Герман белән 10 яшьлек Каринаны алып кайт­тык. Әлмәт шәһәреннән кайткан бертуганнар иде алар. Карина өйгә килеп керү белән мине ко­чаклап алды да: “Миңа берәүнең дә “кызым” дип әйткәне юк. “Кы­зым” дип әйт әле, әни!” диде. Бу сүзләрдән йөрәкләрем өзелеп төшкәндәй булды. Үзе дә “әни” дип өзелеп торган кызчык бик якын булды миңа. Приюттан 9 яшьлек Рамазанны да алып кайт­тык әле. Улларыбыз Алмаз белән Ирек гаиләләре дә тәрбиягә ал­ган сабыйларны туганнары ке­бек кабул итте, – ди Миләүшә апа.

– Үз баласы белән дә ачы­лып сөйләшмәгән, серләшмәгән кешеләр бар. Без алай булмадык, балаларны аерып карамадык. Берсенә нәрсә алсак, башкала­рына да шуны алырга тырыш­тык. Балаларга ярату да, наз да тигез бүленергә тиеш, – ди Ил­дар абый.

Аралашып яшәү – зур бәхет

Күптән түгел Миләүшә апа ту­ган көнен билгеләп үткән. Авыл җирендә шулай бит ул: яшәеш, тормыш һәркемнең күз алдын­да. Кемнең кайтканын, кемнең киткәнен күзәтеп кенә торалар. Авылдашлары Гәрәевләрнең тәрбиягә алган балаларының әниләрен хөрмәтләп кайтула­рын сөенеп сөйләде.

– Аралашып яшәгәч, ике ара­дагы туганлык җепләре өзелми. Радик Казан авыл хуҗалыгы академиясенең 3 курсында укый. Герман быел Мөслимнең поли­техника техникумын тәмамлады. Ул да укуын авыл хуҗалыгы ин­ститутында дәвам итәргә тели. Карина Мөслимдәге техникум­да пешекче һөнәрен үзләштерә. Рамазан Күбәк урта мәктәбенә 9 класска бара. Миләүшә белән Илдар балаларының уңышлары турында гел сөенеп сөйли. Киленнәре дә үзебезнең җирлектән. Гөлфия белән Алсу икенче әти-әниле булдылар, – ди авылдашлары Дилбәр Харисова.

Үз әти-әниләренең яратуын­нан, гаилә җылысыннан мәхрүм калган балаларны язмыш ни­чек кенә сынамый?! Аларның барысы да тату гаиләләргә дә эләгеп бетми бит әле. Гәрәевләр гаиләсендә балалар йомшак урын, җылы ризык та тапкан һәм чын мәгънәсендә әти-әниле дә булган.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев