Мөслим-информ

Үксез балаларга бәхет биреп

Миләүшә белән Илдар Гәрәевләр – Иске Карамалы авылының иң кунакчыл, иң тату һәм матур гаиләләренең берседер. Бу йортта һәркем – көтелгән һәм кадерле кунак. Хат ташучы булсынмы, йомыш белән кергән күрше-күләнме, туган-тумачамы – Миләүшә апаның табыны һәрвакыт әзер. Бу пар Ходай тарафыннан бер-берсе өчен яратылгандыр, мөгаен.

Алабуга мәдәният училищесында режиссер белгечлеге алып кайткан кыз, Тат. Бүләр мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе итеп эшкә билгеләнә. Өч елдан соң шәһәргә китәргә ниятли кыз. Ләкин район мәдәният бүлегенең ул вакыттагы мөдире Халидә Спиридонова кызның юлына аркылы төшә һәм Миләүшә хезмәт юлын Иске Карамалы авылы клубында дәвам итә. Районыбыз мәдәниятен үстерүдә 40 ел тырыш хезмәт куя ул. Булачак тормыш иптәше белән дә клубта танышалар.

– Клубтан кайтканда көтеп торырсың әле! – дип эндәште яшь кенә бер кыз. Җыйнак кына гәүдәле, сөйкемле һәм бик чая бу кызга бер күрүдә гашыйк булдым. “Көтмәгән кая?! – дим эчемнән генә. – Гомер буе көтәргә дә риза”. Унбер ай очрашып өйләнештек. Элек бит ул егет белән кыз, бер-берсен җентекләп өйрәнеп, төптән уйлап тормыш коралар иде. Шуңадыр, никахыбыз гомерле булды, – ди Илдар абый.

Йөрәгендә – галәм җылысы

Илдар абый – һөнәре буенча шофер, лаеклы ялга чыкканчы машинада эшләгән. Миләүшә апа, сәнгать кешесе буларак, авыл җирлегендәге чараларны оештыручы да, башлап йөрүче дә була. Гәрәевләр ике балага гомер бүләк итәләр. Бу гаиләне авылда олы җанлы, киң күңелле буларак беләләр. Күршеләрендәге караучысыз калган Тәгъзимә әби белән Ягъсуп бабайны, үз канат асларына алып, бер йортта әниле-кызлы, әтиле-уллы кебек яши алар. Әби белән бабай да Миләүшә апа белән Илдар абый янында бәхетле картлыкка тиенә.

– Балаларыбыз үсеп чыгып киткәч, өй бушап калгандай булды. Шунда Илдарга: “Тәрбиягә бала алабызмы әллә?” дидем. Илдар, ике дә уйламыйча, риза булды. Әфган сугышын кичергән, яшәү белән үлем арасында бер генә тапкыр калмаган кешенең күңеле йомшак буладыр.

2009 елның көзендә бертуган 16 яшьлек Денис белән 14 яшьлек Янаны гаиләбезгә алдык. Алар безнең авылда “приемный” гаиләдә яши иде. Тәрбиягә алган әниләре вафат булгач, балаларны үзебезнең җирлектән җибәрәсе килми дип, шушы адымга бардык. Алар белән бергә 10 яшьлек Радикны да алып кайттык, – ди Миләүшә апа.

“Кызым диеп әйт әле...”

– Тәрбиягә алган балаларга 18 яшь тулып, алар шәһәргә укырга киткәч, Радик: “Миңа иптәшкә берәр апай алып кайтыгыз әле!” диде. Илдар белән кабат докуметлар җыеп, комиссияләр үтеп, Казанда укып кайттык. Һәм авылдагы “Наз” балалар приютыннан 11 яшьлек Герман белән 10 яшьлек Каринаны алып кайттык. Әлмәт шәһәреннән кайткан бертуганнар иде алар. Карина өйгә килеп керү белән мине кочаклап алды да: “Миңа берәүнең дә “кызым” дип әйткәне юк. “Кызым” дип әйт әле, әни!” диде. Бу сүзләрдән йөрәкләрем өзелеп төшкәндәй булды. Үзе дә “әни” дип өзелеп торган кызчык бик якын булды миңа. Приюттан 9 яшьлек Рамазанны да алып кайттык әле. Улларыбыз Алмаз белән Ирек гаиләләре дә тәрбиягә алган сабыйларны туганнары кебек кабул итте, – ди Миләүшә апа.

– Үз баласы белән дә ачылып сөйләшмәгән, серләшмәгән кешеләр бар. Без алай булмадык, балаларны аерып карамадык. Берсенә нәрсә алсак, башкаларына да шуны алырга тырыштык. Балаларга ярату да, наз да тигез бүленергә тиеш, – ди Илдар абый.

Аралашып яшәү – зур бәхет

Күптән түгел Миләүшә апа туган көнен билгеләп үткән. Авыл җирендә шулай бит ул: яшәеш, тормыш һәркемнең күз алдында. Кемнең кайтканын, кемнең киткәнен күзәтеп кенә торалар. Авылдашлары Гәрәевләрнең тәрбиягә алган балаларының әниләрен хөрмәтләп кайтуларын сөенеп сөйләде.

– Аралашып яшәгәч, ике арадагы туганлык җепләре өзелми. Радик Казан авыл хуҗалыгы академиясенең 3 курсында укый. Герман быел Мөслимнең политехника техникумын тәмамлады. Ул да укуын авыл хуҗалыгы институтында дәвам итәргә тели. Карина Мөслимдәге техникумда пешекче һөнәрен үзләштерә. Рамазан Күбәк урта мәктәбенә 9 класска бара. Миләүшә белән Илдар балаларының уңышлары турында гел сөенеп сөйли. Киленнәре дә үзебезнең җирлектән. Гөлфия белән Алсу икенче әти-әниле булдылар, – ди авылдашлары Дилбәр Харисова.

Үз әти-әниләренең яратуыннан, гаилә җылысыннан мәхрүм калган балаларны язмыш ничек кенә сынамый?! Аларның барысы да тату гаиләләргә дә эләгеп бетми бит әле. Гәрәевләр гаиләсендә балалар йомшак урын, җылы ризык та тапкан һәм чын мәгънәсендә әти-әниле дә булган.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: