Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Крыжовниктан – кайнатма

Крыжовниктан кай­натманы дөрес кай­наткан очракта, ул үзенчәлекле яшел төскә ия булачак. Шуның өчен ул “зөбәрҗәт кайнат­ма” дигән исем алган. Халык телендә бу ва­реньены “патша кай­натмасы” дип тә атый­лар. Мөслимдә яшәүче Язилә Мәгалимовадан крыжовниктан тәмле кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

– Крыжовниктан кайнатманы өлгереп җитмәгән җимешләрдән дә, өлгереп тулганнарын­нан да ясарга мөмкин. Аларның һәркайсы төсе, консистенциясе белән ае­рылып тора, – ди Язилә.

Кирәкле ингредиент­лар: бер стакан су, 10 ста­кан крыжовник, 15 стакан шикәр комы.

Әзерләү тәртибе: кры­жовникны юабыз, суын саркытабыз. Кайнатма әзерли торган савытка бер стакан су салып, кайнатып чыгарабыз. Шуңа 10 ста­кан крыжовникны салып, кайнап чыкканнан соң 15 минут кайнатабыз. Кры­жовникка 8 стакан шикәр комы салып, тагын 15 ми­нут кайнатабыз. Газны сүндереп, тагын 7 стакан шикәр комы кушабыз да, эреп беткәнче туглыйбыз.

Банкаларга кайнар ки­леш тә, салкын килеш тә тутырырга була.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X