Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Крәш.Шуран авыл җирлегендә су линияләре яңартыла

Халыктан җыелучы үзара салым акчасы авыл җирлегендә яшәүчеләргә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Крәш.Шуран авыл җирлегендә быел 346 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган.

Республикабыз ярдәме белән әлеге сумма 1 млн 730 мең сумны тәшкил иткән. Аның төп өлеше су линияләрен яңартуга тотылган: Крәш. Шуран авылында торбалар алыштыру өчен - 450 мең сум сарыф ителсә, Каенсаз авылында 242 мең сумга су торбалары алыштырылган, коелар кую, янгын гедранты, задвижкалар алу өчен килешү төзелгән.

Ташъелгада балалар мәйданчыгы төзү өчен 27 мең сум акча файдаланылган. Кышкы һәм җәйге чорда юлларны карау өчен 198 мең сум салым акчасы юнәлтелгән. Җирлектә урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерү буенча да күп эш башкарылды,- дип хәбәр итәләр Крәш.Шуран авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев