Мөслим-информ

Күршелек

Кешелек дөньясында гаилә мөнәсәбәтләре иң алда торса, кардәш-туганнардан соң бер-берсенә иң якын булучылар ул – күршеләрдер. Динебез дә күршеләргә җаннарын, малларын, намус һәм даннарын үзара саклауны бер вазыйфа итеп йөкләгән. Күршеләргә ярдәм итү, күңелләрен күрү, кайгыртучанлык, кайгы һәм шатлыкларын уртаклашу, юк-бар нәрсәләр белән бер-берсен борчымаска тырышу – ата-бабаларыбыздан калган.

Кайвакыт кечкенә генә сәбәп аркасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык аркасында (мәсәлән, бакчасына күршесенең тавыгы кергән) күршеләр арасында зур тавыш чыгарып, аны көннән-көн күпертеп, хәтта суд эскәмиясенә кадәр җитүләр, айлар, еллар буе бер-берсенә дәшмичә, олы дошманнарга әйләнгән очраклар бар.

“Йорт салудан элек – күршеңнең, юлга чыгудан алда юлдашыңның кем булуына кара”, – дигән хәдис бар. Шунлыктан, иң элек йортыңны кайда һәм кем янына корачагыңны белешергә кирәк. Күршелек өйләрнең янәшә терәлеп торуыннан гына гыйбарәт түгел, шулай ук поездда, автобуста, транспортта, эштә, хәтта яныңда утырган классташың да күрше булып санала. Күршеңә изге мөнәсәбәттә булу иманлык билгесе икәнлегенә дәлил булып тора. Чөнки без күршеләр белән һәр көн очрашабыз һәм бергә булабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Күршегә хезмәт итү анага хөрмәт итү кебек тиешледер”, – дигән сүзе белән күрше булганнарга үзара кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә кушкан.

Күршелек хакының иң мөһимнәре: очрашканда сәлам бирү, баш иеп китү; чакырганда бармый калмау; чирләп китсә, хәлен белү; уңышлары-бәйрәмнәре белән тәбрик итү; хаталы эшләрен гафу итү; үткән заманда булган җитешсезлекләрен искә төшермәү; онытылып калган әйберләрен кертеп бирү; өйдә юк чакта йортларына күз-колак булып тору; юлларына, күрше ягына чүп ташламау; бурычка сораса, бирү чарасын күрү, бала-чагаларын тәрбия итү, белмәгәннәрен өйрәтү; килеп хәлеңне белмәсә, үзең барып хәлен белү; бүләк китермәсә, үзең барып бүләк бирү.

Рәсүллуллаһ (с.г.в.) янына берәү килеп: “Йә Рәсүллулаһ, мин яхшы кешеме, яман кешеме икәнемне каян белим?” – дип сорагач, ул: “Үзең аңларсың: күршеләрең начар кеше дисәләр, син начар бер адәмсең!” – дигән.

Күрше хакы – Аллаһ хакы булган кебек, күршеңнең сиңа хөрмәте һәм синең аңа карата эшләгән яхшылыкларың, газиз анаңа күрсәткән хөрмәтенә тиң күрелә. Күршеңне кимсетү газиз әнкәңне рәнҗетүгә тиң, диелә исламда. Әгәр дә күршең синең йорт тирәсенә агач утырта икән, моның өчен тавыш чыгарырга һәм аны ботарларга ярамый. Бу – хөрмәтсезлек билгесе. Шулай ук күршеңнең ихатасына көнчелек күзе белән яки ачу белән дә карарга кирәкми. Иң яхшысы – күршең өчен сөенү, аны мактап телгә алу. Күршеләр бер-берсенең малларына таяк яки башка әйбер белән сугудан, аларны гарипләндерүдән саклансыннар. Хәтта этенә таш ыргыту зур гөнаһ санала.

Әгәр дә берәү йорт-җирен сатарга җыенса, иң беренче бу хакта күршесенә әйтергә һәм аның алу-алмавы белән кызыксынырга, аңа тәкъдим ясарга тиеш. Ул баш тарткан очракта гына башкаларга сату дөрес санала.

Күршең авырып китсә, хәлен белешү, вафат булса җеназасында катнашу, кабер казышу кебек авырлыкларны күтәрешү – фарыз гамәлләр. Әгәр дә күршең юлга чыгып китсә, аның үтенү-үтенмәвенә дә карамастан, йорт-җиренә һәм малына күз-колак булып торырга кирәк.

Әхлаклы мөселман күршесенә сабыр була һәм аның җәберләвен дә кичерә. Мәккә шәһәрендәге безнең диндә булмаган бер карчык Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в) бер дә яратмаган, һәр иртәдә Пәйгамбәрнең ишек төбенә чүп өеп куя торган булган. Ул түзгән, зарланмаган, ачуын да күрсәтмәгән, сабыр гына көн саен чүпне җыештырып куйган. Ә бер көнне Рәсүлебез тышка чыкса, чүп юк икән. Ул моңа бик гаҗәпләнгән, аптырап, карчыкның өенә кереп, хәлен белешкән. Ә карчык: “Бу минем белән талашырга кергәндер инде”, – дип, куркып калган. Пәйгамбәребез хәлен сораша башлагач, елап ук җибәргән.

– Нинди игелекле җан син! Начарлыкка яхшылык белән җавап кайтарасың, үз динеңә өйрәт мине! Үзең яшәгәнчә яшәргә өйрәт! – дигән ул. Шул көннән күршеләре дә ислам динен кабул иткән.

“Күршеңә яхшылык ит, сәламәт булырсың.  Күршеңнең  этен  кыерсыт-саң, күршеңә начарлык эшләгән булырсың”. Безгә Пәйгамбәребезнең шундый әмере дә билгеле.

Мең еллык тарихыбызда бүгенгә кадәр сакланып килгән, тузмаган, таушалмаган милли гореф-гадәтләребезнең берсе – яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен саклап, динебез кушканча яшәсәк иде.

 

Әския Әхмәтшина.

Фото-Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: