Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күренеп тор!

Конкурсантлар 7 төрле сынау үттеләр. Алар төп темасы киемнәрдә яктырткыч элементлар куллану булган бәйгедә иҗади биремнәрне фантазияләрен эшкә җигеп әзерләгәннәр.

Республикада җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү максатыннан 3-10 декабрь көннәрендә “Күренеп тор!” акциясе узды. Аның кысаларында районда “Гаиләгә – төп юл” исеме астында конкурс үтте. ЮХИДИның район бүлекчәсе, юл иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе һәм район мәгариф бүлеге бергәләп уздырылган бәйгедә Мөслимдәге балалар бакчаларыннан 5 гаилә катнашты. Конкурсантлар 7 төрле сынау үттеләр. Алар төп темасы киемнәрдә яктырткыч элементлар куллану булган бәйгедә иҗади биремнәрне фантазияләрен эшкә җигеп әзерләгәннәр. Чарада яктырткыч киемнәрдән дефиле дә күрсәттеләр. Хәйретдиновларның балалар коляскасында һәм самокатта яктырткыч фонарьлар урнаштыруы, Салиховларның көндәлек киемдә, зәвык белән һәм бик уңайлы итеп, яктырткыч элементлар куллануы игътибарга лаек. Беренче урынны “Ләйсән” балалар бакчасыннан Салиховлар гаиләсе яулады. “Иң яхшы әти” номинациясендә – Ренат Гарипов (“Миләшкәй”), “Иң кайгыртучан әни” номинациясендә Лилия Хәйретдиновага (“Кояшкай”) җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X